Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коммунистлары сайлаучыларны бер көндә тавыш бирергә чакыра


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

КПРФ лидеры Хафиз Миргалимов өч көнлек сайлау белән килешмибез дип белдерде. 

КПРФның Татарстан комитеты өчкөнлек сайлауга каршы чыкты. Бу хакта 28 июльдә фирканең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов пленум утырышыннан соң журналистларга белдерде. Ул халыкка бер көндә тавыш бирергә өндәячәген сөйләде.

"Бу сайлауны ничек тә контрольдә тотарга кирәк. Өч көнлек сайлау белән килешмибез, бу дөрес түгел. Сайлучыларны 19 сентябрьдә килергә чакырабыз. Кануннарны бозмыйча, сайлауны гадел уздырып, тыныч юл белән бу хакимиятне алыштырырга кирәк", диде ул.

Шул ук вакытта сайлауны күзәтү быел кыенрак булачак, чөнки вакцина ясатмаган күзәтүчеләрне тавыш бирү бүлгеләренә кертмәскә мөмкиннәр.

"Без барлык күзәтүчеләр дә вакцина ясаткан булырга тиешлеге белән риза түгел. Кайбер кешеләргә ясатырга ярамый бит. Памфилова (Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе - ред.) белән Роспотребнадзор карарын әле өйрәнербез. Быелгы сайлау кампаниясе 1996 елны хәтерләтә. Беркемнең дә Конституцияне бозарга хакы юк", диде Миргалимов.

Аның сүзләренчә, халыкның вакцина ясатырга теләмәве дәүләткә ышаныч булмау белән бәйле.

Татарстан коммунистлары Русия думасы сайлавында республиканың алты бүлгесендә да үз намзәтләрен чыгарган. Алар халыкка чыгып, пропаганда эше алып барырга җыена.

Русия думасына сайлаулар 19 сентябрьгә билгеләнгән. Тавыш бирү өч көн – 17, 18 һәм 19 сентябьрдә барачак. Бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең тугыз субъектында төбәк җитәкчеләре, 39 төбәктә җирле парламентлар сайланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG