ЮКОС ширкәтләренең берсе, Yukos Capital Sarl ширкәте халыкара мәхкәмә карары белән Русиядән биш миллиард доллар түләтәчәген белдерде. Һаагадагы третейский мәхкәмәсе канаты астындагы халыкара арбитраж шул турыда карар чыгарган диелә. Мәхкәмә карары хакында Нидерландтагы Yukos фонды хәбәр иткән, бу фонд ЮКОСны бетерү турында мәхкәмә процесслары белән идарә итә. Yukos Capital Sarl эше төп халыкара ЮКОС эшеннән аерым карала.
Yukos фонды белдергәнчә, мәхкәмә Русиянең Yukos Capital-га карата гамәлләрен канунсыз дип тапкан. Аерым алганда, Yukos Capital ширкәтенең ЮКОСка бурычка биргән акчаларын канунсыз тартып алган диелә. Әлеге бәхәс Энергетика хартиясенә кагылышлы килешү нигезендә хәл ителгән. Русия аны 1994 елда кабул иткән, әмма ратификацияләмәгән.
Yukos Capital Русияне 2013 елда мәхкәмәгә бирде. Ул 13 миллиард доллар компенсация сорады. Yukos Capital белдергәнчә, ул ЮКОСка бурычка акчалар биреп торган, тик дәүләт ЮКОСны бөлгенлеккә чыгарып, юк иткәнгә күрә, бу акчаларны кайтара алмаган. ЮКОСның "Юганскнефтегаз" һәм "Самаранефтегаз" ширкәтләре Yukos Capital ширкәтеннән 11,2 миллиард һәм 2,4 миллиард сум акча алып торган булган диелә.
Русия исә бу акчалар ЮКОСның үзенеке булган, ялган займнар биреп, акчалар чыгару һәм салымнан качу өчен файдаланылган диелә.
2020 елның февралендә Һаагадагы апелляция мәхкәмәсе ЮКОСның элеккеге хиссә тотучылары шикаяте нигезендә 50 миллиард сум түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Русия әлеге карарны шикаять итте. Хәзер бу гариза Нидерландның Югары мәхкәмәсендә карала. Русия мәхкәмә карары 2021 ел ахырына кадәр чыгар дип өметләнә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!