Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стендап артист Идрак Мирзализаде урыс халкына нәфрәт уятуда шикләнелә


Идрак Мирзализаде
Идрак Мирзализаде

Идрак Мирзализаде үзенең чыгышларының берсендә урысларның башка милләтләргә өстен карашын тәнкыйтләгән иде. Соңрак аңа урыс милләтчеләре һөҗүм итте.

Чыгышы белән Беларустан булган, талыш милләте вәкиле, популяр стендап артисты Идрак Мирзализадега каршы административ эш ачылган. Ул нәфрәт яисә дошманлык уяту яки кеше абруын кимсетүдә шикләнелә. Артистны Мәскәүгә Минскидан килгән поезддан төшкәч полиция каршы алган һәм прокуратурага килергә тиешлеге турында карар тапшырган.

Идрак Мирзализаде үзенең чыгышларының берсендә урысларның башка милләт вәкилләренә кимсетеп караулары турында сөйләгән иде. Аерым алганда, фатир арендалаган вакытта славян булмаган кешеләрне фатирга кертергә теләмәү күренешен әйтте. Әлеге чыгышның өлешләре эчтәлектән йолкып алынып, интернетка эләкте, артистны урысларга нәфрәт уятуда гаепләделәр. Бигрәк тә Русия дәүләт каналы алып баручысы Владимир Соловьев бу очрак турында тапшыруда озаклап сөйләгәннән соң, артистка янаулар арткан. Уң радикал активист Денис Капустин артистны тотып кыйнарга чакырып, моның өчен акчалата бүләк тә игълан иткән иде. Берничә атна элек артист үзенә урамда һөҗүм итүләрен белдерде.

Идрак Мирзализаде шикләнелгән маддә 20 мең смга кадәр штраф, йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эш һәм унбиш тәүлеккә кадәр сак астына куюны күздә тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG