Accessibility links

Кайнар хәбәр

Август аеның төп премьералары


Җәйнең соңгы аенда безне кинода шатландыра алган фильмнарны барладык. Августта безне фэнтезилар, танылган мультфильмның дәвамы һәм ялганчы иллюзионист турында кино көтә.

1. Ай нуры тылсымы (Magic in the Moonlight)

1928 ел. Франциянең көньягында шарлатан кыз үлгәннәрнең рухларын чакыру ялганы белән зур акчалар эшли башлый. Бер бай гаилә аның кармагына эләккәч, алар танылган иллюзионистны чакырып, кызны фаш итүне сорый. Тик кыз аны да үзенә гашыйк иттерә.

Бу җиңел һәм матур мелодраманы данлыклы Вуди Аллен төшергән. Фильм аның кайбер башка киноларына караганда суыграк кабул ителде, тик тәнкыйтьчеләр җылы атмосфера, матур пейзажлар һәм оста актер уеннарын мактый. Төп рольләрне монда зәвыклы костюмнар киеп йөргән Колин Ферт белән кызык эшләпәле Эмма Стоун башкара.

Кемгә карарга: Классик инглиз мелодрамаларын яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 12 августтан күрсәтелә башлый.

2. Ирекле егет (Free Guy)

Гадәти банк хезмәткәре гап-гади кеше булып яши, бер көн бу дөньяның зур видеоуен булуын белеп ала, тик үзе уенда –​ икенче пландагы персонаж. Уенчылар ни тели –​ шуны эшли ала. Һәм бары тик ул гына әлеге дөньяны юкка чыгудан саклый ала. Тик икенче пландагы геройдан баш каһарман чыга аламы?

Төп рольне Райан Рейнольдс башкара. Аның башкаруындагы бу яңа герой да шунда ук фильмга зур игътибар җәлеп итә. Русиядә кино "Главный герой" исеме белән күрсәтеләчәк. 2019 елда ук төшерелгән фильмны Disney пандемия аркасында берничә кат кичектерде.

Кемгә карарга: Видеоуеннар уйнаучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 12 августтан күрсәтелә башлый.

3. Нәни босс 2: гаилә эше (The Boss Baby: Family Business)

Нәни босс турында мультфильмының беренче өлеше шактый уңышлы чыккач, аның дәвамы булачагына шик юк иде. Дөрес, инде мантыйклы һәм матур тәмамланган мультфильмның дәвамын төшерү урынлы сораулар тудыра. Шулай да, сиквеллар һәм ремейклар чорында уңышлы мультфильмның дәвамын төшерү табигый нәрсә буларак кабул ителә.

Тим һәм Тед инде шактый үсә һәм бер-береннән ерагая. Тед инвестицион фондны җитәкли, Тим исә барлык вакытын гаиләсенә багышлый. Ул өйләнеп, шәһәр читендә яши, Тедның 7 яшьлек кызы Табита мәктәптә укый, ә аның сеңлесе исә BabyCorp ширкәтенең серле агенты булып чыга.

Явыз даһи Эрвин Армстронг усал сабыйлар армиясен җыюн белгәч, Тина атасы һәм Тед абыйсы ярдәмендә аңа каршы чыгарга җыена.

Кемгә карарга: Бөтен гаилә белән карарна яхшы мультфильм.

  • Русия кинотеатрларында 19 августта күрсәтелә башлый.

4. Суицид төркеме (The Suicide Squad)

2016 елда Дэвид Эйр төшергән нәкъ шундый ук исемле фильм чыккан иде, ул кинотеатрларда да уңышсызрак булды, тамашачылар тарафыннан да шактый тәнкыйтьләнде. DC комикслары дөньясына караган "начар" каһарманнар концепциясе бик популяр булгач, Warner фильмны башка режиссерга тапшырырга булды. Нәкъ ул чакта Marvel шактый сәләтле Джеймс Ганнны элекке твитлары өчен эшеннән алды, һәм "Суицид төркеме" фильмын төшерергә нәкъ аны чакырдылар. Ганнга фильм төшерүгә тулы ирек биргәннәр.

Фильм сюжеты Белл Рив төрмәсендә утырган иң әшәке җинаятьчеләр тирәсендә бара. Гадәттән тыш көчкә ия булган бу җинаятьчеләргә тагын бер мөмкинлек бирелә, яхшылыкны яклау өчен аларга үз гомерләрен корбан итәргә тәкъдим ителә. Шуңа төркемне "суицид" төркеме дип атыйлар да.

Игътибар! Фильм рейтингы R дип билгеләнгән, аны 18дән яшьрәкләргә карау киңәш ителми.

Кемгә карарга: Ганн җанатарларына һәм DC комикслар дөньясының нәрсә икәнен белүчеләргә.

  • Русия кинотеатрларында 5 августтан күрсәтелә башлый.

5. Яшел рыцарь (The Green Knight)

Соңгы арада "тарихи фэнтези" жанрында фильмнар бик аз чыга. Чираттагысын моңарчы бик үк билгеле булмаган яшь режиссер Дэвид Лоурига төшергән. Актерлар арасында Дев Патель белән Алисия Викандерны аерып әйтеп була.

Риваятьләр һәм тылсым вакытларында кешедә иң югары сыйфат булып намус санала иде. Түгәрәк өстәл рыцаре сэр Гавейн серле һәм куркыныч Яшел рыцарьга каршы чыгарга җөрьәт итә. Хәзер исә Патша Артурның якын дусты һәм варисы Камелоттан китеп, каһәр суккан җирләр аша куркыныч сәфәргә юл тотарга тиеш.

Фильм урта гасырлар готикасы һәм фэнтези кушылмасы булып тора. Бу –​ "Сэр Гавейн һәм яшел рыцарь" инглиз әсәре экранизациясе.

Кемгә карарга: Урта гасырлар турында һәм башка тарихи фэнтези җанатарларына.

  • Русия кинотеатрларында 26 августтан күрсәтелә башлый

    🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
    🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG