Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 2022 елда "Бөтендөнья хәләл көне" форумы узачак


Форумның төп максаты - хәләл тауарларны алга этәрү.

"Бөтендөнья хәләл көне" ислам бизнес-форумы (World Halal Day) 2022 елда Казанда узачак. Бу хакта әлеге форумга нигез салучы Мөхәммәд Джинна хәбәр итте дип яза Интерфакс.

"Мин бүген "Бөтендөнья хәләл көнен" 2022 елның июлендә Казанда узачагын игълан итүемә шатмын", дигән Джинна KazanSummit 2021 "Русия - Ислам дөньясы" халкара саммитында.

"Бөтендөнья хәләл көне" җир шарының төрле почмакларында 2014 елдан бирле ел саен үткәрелә. Форумның төп максаты - хәләл тауарларны алга этәрү.

World Halal Day Русиядә беренче тапкыр Самарда Идел буе инвестицион саммиты кысаларында узган иде.

XII KazanSummit 2021 халыкара икътисад җыены KazanExpo күргәзмәләр үзәгендә 28-30 июльдә уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG