Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәдәният йортларында вакцина ясый башлыйлар


Бүгенгә республикада 813 мең кеше вакцина ясаткан.

Казанда мәдәният йортларында вакцина ясату урыннары ачыла. Бу Ленин исемендәге һәм "Залесный" мәдәният йортлары, "Сәйдәш" һәм "Московский" мәдәният үзәкләре. Бу хакта 30 июльдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Халыкның кызыксынуына карап, бәлки, вакцина ясату вакытын үзгәртербез", диде ул.

Бүгенгә Татарстанда 813 мең кеше вакцина ясаткан. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең 27 процентын тәшкил итә. Моңа кадәр түрәләр өлкән яшьтәге кешеләрнең 60 процентын вакциналаштыру бурычы куйган иде. Министр урынбасары бу санны арттырырга кирәк дип белдерде.

"Безгә 80-90 процент күрсәткеченә җитәргә кирәк. Вирус мутацияләнә, аңа бәйле вакцина да яңара. Мөгаен, киләчәктә безгә яңа штаммнар киләчәк. Вакцина яңарса да, яңа штаммнарга аның нәтиҗәсе азрак булачак", диде Жаворонков.

Вакцина ясатуда Роспотребнадзор да эшне көчәйтә. Хәзер Татарстандагы 240 оешмага вакцинаны мотлак ясату карары кабул ителгән. Әгәр дә оешмада COVID-19 йоктыручы булса, барлык хезмәткәрләргә дә вакцина кадатылырга тиеш.

Роспотребнадзор кафе, рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирергә җыенмый. Шул ук вакытта мәктәптәләрдә 1 сентябрь бәйрәмнәрен үткәрүдә чикләүләр кертмәячәген әйтте. Алар ачык һавада узачак.

Узган тәүлектә Татарстанда 53 кеше коронавирус йоктырган. Хәзер ковид һоспитальләрдә 3883 кеше дәвалана. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан 611 кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG