Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ялларда коронавирустан 17 кеше үлгән


Рәсми саннарга караганда, июльдә генә коронавирустан республикада 180 кеше үлгән.

31 июль-1 августта Башкортстанда коронавирустан 17 кеше үлгән. 2 август иртәсенә тагын 9 кешенең үлеме турында хәбәр итә Русия оператив штабы. Статистикага караганда, июльдә коронавирустан республикада 180 кеше үлгән, пандемия башыннан бу айлык иң зур күрсәткеч. COVID-19 корбаннарының рәсми саны 788гә җитте.

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Башкортстанда тагын 260 кешедә коронавирус ачыкланган. 700гә якын кеше хастаханәләрдә ята, аларның 55е - авыр хәлдә, дүрт кеше үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Башкортстанда COVID-19дан вакцинаның ике дозасын да 686 мең кеше алган. Беренче дозасын ясатучылар саны 939 мең тирәсе.

Хакимият саннарына караганда, Русиядә соңгы тәүлектә 23 508 кешедә ковид ачыкланган, 785 кеше коронавирустан үлгән. Корбаннарның рәсми саны 160 137гә җитте.

Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручыларның иң әзе Ненец автомном бүлгесендә, Магадан өлкәсендә, Яһүд автомно бүлгесендә, Алтай республикасында һәм Татарстанда теркәлә. Оператив штаб саннары төбәкләрдән алынган рәсми саннарга нигезләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG