Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хастаханәләрдә хәйрия фондлары даруларын куллану рөхсәт ителде


Хәзер хастаханәләр сирәк авыруларны дәвалау өчен федераль бюджет хисабына алынган даруларны да, төбәк бюджетлары ярдәмендә алынган яки хәйрия оешмалары биргән даруларны да куллана ала. 

Русия хастаханәләренә авырулар яки башка оешмалар сатып алган даруларны кулланган өчен штраф янамаячак. Бу хактагы төзәтмәне Русия сәламәтлек саклау министрлыгы мәҗбүри медицина иминиятләштерү кагыйдәләренә керткән.

Моңа кадәр хастаханәләр стационарда яткан авыруларны дәвалау өчен үз даруханәләрендә булган даруларны гына кулланырга тиеш иде. Медицина адвокаты Алексей Горяинов ачыклык керткәнчә, штрафлар даруның 50 процентын тәшкил итә торган булган.

Хәзер хастаханәләр сирәк авыруларны дәвалау өчен федераль бюджет хисабына алынган даруларны да, төбәк бюджетлары ярдәмендә алынган яки хәйрия оешмалары биргән даруларны да куллана ала.

Хәйрия оешмалары һәм медицина адвокатлары тулаем алганда әлеге төзәтмәләрне уңай бәяли. Ләкин кайбер белгечләр бу гына вазгыятьне үзгәртә алмас дип саный. Бөтенрусия пациентлар берлеге Юрий Жулев авыру алып килгән даруларның тулысынча "легальләштерелүенә" шикләнеп карый. "Җәзаны бетерү генә җитми, әлеге хезмәтне күрсәтү - шәфәкать туташы һәм табибка түләү механизмнарын кертү кирәк. Ул авыру кесәсеннән түгел, иминият оешмасыннан булырга тиеш", дигән Жулев.

  • Лейкемия белән көрәш фонды мөдире Анастасия Кафланова сүзләренчә, 2020 елда оешма 21 млн сумлык дарулар сатып алган. "Кайбер дарулар даруханәләрдә юк, кайберләре яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә кертелгән, ләкин башка төр чир буенча, шуңа күрә кеше аны бушка ала алмый. Төбәкләр даруны алырга теләмәгән яки сатып алуларны озакка сузган чаклары да була, анда инде без кушылабыз", дип аңлата Кафланова. Фонд өч яклы килеш белән эшли - заказ бирүче (фонд), сатучы һәм сатып алучы (хастаханә аптекасы).
  • Проблемнар гадәттә клиника фондка беренче тапкыр мөрәҗәгать итеп, авыруны дару белән тәэмин итүне сораганда барлыкка килә. "Хастаханә белән мондый килешү төзүгә якынча өч атна уза. Авыручыларның күп очракта бу кадәр көтәрлек вакыты булмый. Без аларга шул ук схема белән, ләкин даруханә урынына авыруның үзен куеп килешү төзергә тәкъдим итәбез, ләкин табиблар мондый даруларны алудан баш тарта иде", ди Кафланова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG