Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә митинг оештыручылар чараны финанслау турында хисап тапшырырга тиеш булачак


Владимир Колокольцев
Владимир Колокольцев

Хисап хакимият оешмаларына митинг узганнан соң 45 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев митинг һәм пикетлар оештыручыларны чарага тотылган акчалар турында өч битлек хисап тутырырга мәҗбүр итүче фәрман имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Хисап Русия субъектының башкарма хакимиятенә яки ачык чара уздырырга рөхсәт биргән җирле үзидарә оешмасына митинг узганнан соң 45 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Документта оештыручының шәхси мәгълүматы, җыелган акча күләме, тауарлар һәм хезмәтләр өчен киткән чыгымнар күләме күрсәтелергә тиеш. Хисапка шулай ук һәр чыгымны раслаучы документларны да кертү мотлак.

  • Былтыр 30 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин ачык чараларны чит илдән финананслауны тыючы фәрман имзалады. Документ шулай ук оештыручылар митингларга каян акча алулары турында хисап бирергә дә мәҗбүр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG