Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министрлыгы театрлар репертуарын дәүләт иминлегенә туры килүен тикшермәкче


Лия Ахеджакова "Беренче икмәк" спектаклендә Нурия исемле хатын ролендә
Лия Ахеджакова "Беренче икмәк" спектаклендә Нурия исемле хатын ролендә

Иҗтимагый шура рәисе әлеге тикшерүне "цензура" дип түгел, "җәмәгать контроле" дип атый.

Русия мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый шурада театр репертуарларына багышланган тыңлаулар узачак. Анда пьесаларның дәүләт иминлеге стратегиясенә туры килү-килмәве тикшереләчәк. Моңа "Современник" театрындагы "Беренче икмәк" ("Первый хлеб") спектакленнән соң туган шау-шу сәбәп булган дип хәбәр итә шура рәисе Михаил Лермонтовка сылтанып РИА Новости.

"Нәкъ менә иҗтимагый оешмалар бүген җәмәгать контрольчеләре ролен үз өстенә алырга тиеш. Цензорлар түгел, ә мәгълүмати мохитнең президент фәрманындагы параметрларга туры килүен контрольдә тотучылар", дигән Лермонтов. Президент фәрманы дигәндә сүз Владимир Путин 2 июльдә имзалаган "Дәүләт иминлеге стратегиясе" турында бара. Рәис искәртүенчә, документта "рухи-әхлакый, патриотик кыйммәтләрне саклау турында зур бүлек бар".

  • Узган атнада Тикшерү комитеты "Беренче икмәк" спектаклен ветераннарны мыскыл итү-итмәвен тикшерергә кушты. Аерым алганда, кайбер тамашачыларны Лия Ахеджакова героинясының Әфганстанда һәлак булган ире кабере янына килгәч сүгенү кушып башкарган монологы ачуын китергән. Ахеджакова Нурия исемле исерек татар карчыгы ролен башкара. Бу факт та социаль челтәрләрдәге кайбер төркемнәрдә резонанс тудырды. Моннан тыш, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов әлеге образ татар хатынының традицион образына туры килми дип спектакльне тәнкыйтьләгән иде.
  • "Беренче икмәк" спектаклен драматург Ринат Ташимов язган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG