Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарсанда олигарх Игорь Коломойскийга карата җинаять эше ачылган


Игорь Коломойский
Игорь Коломойский

Эш "Җинаять төркеме оештыру" маддәсе нигезендә ачылган. Ул элекке "Укртатнафта" ширкәте белән бәйле.

Украина олигархы Игорь Коломойскийга карата 27 июльдә Татарстан эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе җинаять эше ачканы билгеле булды. Эш "Җинаять төркеме оештыру" маддәсе нигезендә ачылган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Татар-информ" һәм Baza Телеграм каналы язды.

Тикшерү мәгълүматынча, 2007 елда Коломойский һәм аның партнерлары Геннадий Боголюбов, Александр Ярославский һәм Павел Овчаренко 4 миллиард доллар бәясендә Татарстан нефтен урлаган.

Сүз "Укртатнафта" ширкәте тирәсендәге низаг турында бара. "Укртатнафта" 1994 елда Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелде. Төп максат - Кременчуг нефть эшкәртү заводын елына 18 млн тонна нефть белән тәэмин итү булды. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсенә ия иде. Калган өлешенә украина олигархлары Коломойский һәм Боголюбовның "Приват" төркеме оешмалары хуҗа булды.

2008-2009 елларда Украина югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе, барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украина кулына тапшырды.

2014 елда арбитраж мәхкәмәсе "Татнефть" файдасына карар кабул итте һәм Украина Татарстан ширкәтенә $112 млн һәм процентлар түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук елда Украина Парижның аппелляция мәхкәмәсендә әлеге карарны шикаять итте. Париж мәхкәмәсе карарны гамәлдә калдырды.
Акчалар түләнмәү сәбәпле, "Татнефть" 2017 елның язында Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә һәм Лондон югары мәхкәмәсенә арбитраж карарын мәҗбүри үтәтү турында мөрәҗәгать иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG