Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлау бүлгеләрендә видеотеркәү камералары урнаштырылачак


Гади сайлаучылар әлеге видеоязмаларны мәхкәмә карары белән генә ала алачак

Русия думасына турыдан-туры трансляция оештырылмаган сайлау бүлгеләрендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аерым видеокамералар куярга җыена. Алар өч көнлек тавыш бирү шартларында сайлау бюллетеньнәренең сейф-пакетларда саклануын теркәп торачак дип яза "Коммерсантъ".

Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе видеокүзәтү бер мең сайлау бүлгесендә оештырылачак диелгән иде. Республикада барлыгы 2,8 мең сайлау бүлгесе бар.

Элекке елларда видеокамералар интернетка трансляцияләп торды һәм аны һәркем карый ала иде. Быел Русия Үзәк сайлау комиссиясе язмаларга кертмәячәк, өч көн дәвамында трансляция алып бару зур чыгымнар сорый дип аклана.

Видеотеркәү камералары уранштырылган бүлгеләрдән язмаларны мәхкәмә карары белән генә алып булачак. Алар шулай ук прокурорлар һәм тикшерүчеләргә биреләчәк.

  • 2021 елның 17-19 сентябрендә Русиядә бердәм сайлау көннәре узачак. Төп сайлаулар Русия думасына булачак, 12 төбәктә губернаторлар, тагын 39 төбәктә парламентларына депутатлар сайланачак. Тавыш бирү онлайн да уздырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG