Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Сан-Маринодагы COVID-сертификатларны тану турында килеште


Сан-Маринода кулланылган вакциналарның берсе - Русиядә җитештерелгән "Спутник V".

Европа берлеге Европаның берлеккә кермәгән ике иле - Сан-Марино һәм Ватикандагы коронавирустан вакцина сертификатларын тану турында килеште. Бу хакта Европа комиссиясе белдерүенә сылтанып Brussels Times хәбәр итә.

Италия җирләре белән уратып алынган Сан-Марино республикасында 23 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Бу ил халкының 70 проценты тирәсе. Сан-Маринода кулланылган вакциналарның берсе - Русиядә җитештерелгән "Спутник V". Русия вакцинасының твиттердагы рәсми аккаунтында да Европа берлегенең Сан-Маринода бирелгән ковид-сертификатлары тануы турында әйтелә.

Шул ук вакытта Европа берлегенең үзендә Русия вакцинасы әлегә хупланмаган. "Спутник" гаризасы карала, элегрәк кайбер документларны тутыру белән проблемнар килеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде. Ике ил - Маҗарстан һәм Словакия "Суптник"ны Русия белән турыдан-туры сөйләшеп сатып алды.

Европаның дигитал COVID-сертификатына вакцина ясату, коронавируска тест яки чирләп алу турында мәгълүмат кертелә. Мондый сертификат Европа берлегендә сәяхәтләрне җиңеләйтү өчен хупланды. Кагыйдә буларак, вакцина ясаткан кешеләр карантин яки тесттан азат ителә. Әмма сертификатка Европа берлегендә хупланган вакциналар гына кертелә ала (Pfizer, AstraZeneca, Moderna һәм Janssen). Маҗарстан һәм Словакия һәм менә Сан-Маринога чыгарма буларак өстенлек бирелде.

Апрель ахырыннан башлап Сан-Маринода коронавирустан бер кеше дә үлмәгән, барлыгы пандемия башыннан 90 үлем теркәлгән.

Вакцинаны чит илләргә сату белән шөгыльләнүче Русиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды "Спутник"ны дистәләгән илләргә сату турында килешүләр барлыгын белдерә. Әлегә вакцинаны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хупламады. Шул ук вакытта Латин Америкасының кайбер илләре Русия вакцинансының икенче өлешен китерүдә тоткарлыклар турында белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG