Accessibility links

Татарстанның халык рәссамы Шамил Шәйдуллин вафат 


Шамил Шәйдуллин (1947-2021)
Шамил Шәйдуллин (1947-2021)

Аңа 74 яшь иде. 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Шамил Шәйдуллин вафат. Бу хакта 4 августта Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итте. Үлеменең сәбәбе әйтелми.

Шамил Мортаза улы Шәйдуллин 1947 елның 1 августында Татарстанның Тәтеш районы Берлек авылында дөньяга килә. 1968 елда Казан сәнгать училищесын, 1974 елда – Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, сын һәм архитектура институтын тәмамлый.

Рәссам Казанда яшәп иҗат итте. Ул – Татарстан һәм Русия сынлы сәнгатенең күренекле вәкилләреннән берсе, Русия рәссамнар берлеге әгъзасы. Күләмле хезмәтләреннән Габдулла Тукайга багышланган "Халык шагыйре", Русиянең танылган рәссамнарына багышланган "Талымлаучан атлар", Казан ханлыгы җимерелү фаҗигасен тасвирлаган "Сөембикә ханбикә" триптихлары билгеле. 2000 елда аңа Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелде.

Рәссам Шамил Шәйдуллин Сабантуй, Тукайны, татар авылларын үзенчә ачты. Алты ел элек ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә бары Сабан туе бәйрәмен генә яратуы турында сөйләгән иде.

"Кечкенә вакыттан ук мин бер бәйрәмне – Сабантуйны яратам. Андый җыеннарны киңрәк күрергә, ачырга кирәк. Күпме эзләнсәң, шулкадәр, ун мәртәбә яңалык ачыла. Эзләмәсәң, бернәрсә дә булмый", дип сөйләгән иде Шамил Шәйдуллин.

Рәссам Шамил Шәйдуллин Сабантуй, Тукай, татар авылларын үзенчә ача
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

2011 елда ул Тукайга багышланган күргәзмәнең хакимияттән читтә калуын тәнкыйтьләп, чараны ташлап чыгып китте һәм Татарстан рәссамнар берлеге өчен оят булуын белдерде.

"Менә Тукайның тууына 125 ел тулуга килгәндә, рәссамнар ниндидер килешүләрсез дә эшләр иде. Берлек әләк-сәләк кенә эшли. Музейга да, берлеккә дә бернәрсә кирәкми. Элек юбилейларга берлек машина белән остаханәләргә йөреп эшләрне җыя иде. Хәзер рәссамнар китерер дип көтеп утыралар. Берсе дә китерми, чөнки бөтенесе акча эшләү мәшәкатендә. Әлеге күргәзмәне дә бөтен чаралар үтеп беткәч ачтылар", дип белдергән иде Шәйдуллин.

Кылкаләм остасы автопортретларга да зур игътибар бирде, аларда ул натюрморт һәм табигать күренешләре элементларын кертеп, үзгә тирәнлек белән үзенең эчке дөньясын ачуга иреште. Үткән елларда рәссам тарихи тематикада, шулай ук табигать күренешләре һәм натюрморт жанрларында эшләвен дәвам итте. Портрет жанрында иҗат ителгән хезмәтләре лирик хатын-кызлар образлары, замандашларының – рәссамнар, язучылар, актерлар образлары белән тулы.

Шамил Шәйдуллин белән хушлашу вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG