Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": респондентларның яртысы диярлек Сталинга һәйкәл кую яклы


2010 елда 18-24 яшьлекләр арасында һәйкәл яклылар 12 процент кына булган, хәзер алар 50 процент.

"Левада үзәге" (оешма "ят агент" реестрына кертелгән) сораштырган русияләрнең яртысы диярлек совет лидеры Иосиф Сталинга Икенче дөнья сугышы тәмамлануының чираттагы еллыгына һәйкәл кую яклы. Һәйкәл өчен респондентларның 48 проценты тавыш биргән, 20 проценты - каршы, калганнары сорауга җавап бирергә авырсынган яки битарафлык белдергән.

Сталинга һәйкәл кую тарафдарлары саны соңгы 10 елда ике тапкыр диярлек арткан. 2010 елда мондый сорауга респондентларның 25 проценты уңай җавап биргән, 36 проценты каршы булган.

Һәйкәл кую яклыларның күпчелеге 18-24 яшьлекләр һәм 55 яшьтән өлкәнрәкләр. 2010 елда 18-24 яшьлекләр арасында һәйкәл яклылар 12 процент кына булган, хәзер алар 50 процент. Һәйкәл кую кирәк дип санаучылар башка яшь төркемнәрендә дә арта.

Сораштыруда катнашучыларның 60 проценты "Сталин үзәге"музей комплексы булдыруны хуплый, моңа кискен каршы 14 процент кына чыккан.

  • Сталин СССРны 1924-1953 елларда җитәкләде. Ул хакимлек иткән чорда дистә миллионнарча кеше репрессияләр, җәзалар, депортацияләр корбаны булды. Сталин тарафдарлары ул лидер чагында ил көчле иде, Икенче дөнья сугышында җиңүгә иреште дип белдерә. Хәзерге рәсми затлар Сталин эшчәнлеген хуплап та, тәнкыйтьләп тә чыгыш ясый.
  • Соңгы елларда Русиянең кайбер шәһәрләрендә Сталинга һәйкәлләр, сыннар ачылды. Алар нигезендә КПРФның җирле бүлекләре башлангычы белән куела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG