Accessibility links

WHO коронавирустан ревакцинация ясауны туктатып торырга чакырды


Тедрос Адханом Гебрейесус
Тедрос Адханом Гебрейесус

Бу ярлырак илләрдә вакцина җитмәү белән бәйле.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) сентябрь азагына кадәр өстәмә вакцина ясатуга вакытлыча мораторий кертергә чакырды. Бу хакта оешманың баш мөдире Тедрос Адһаном Гебрейесус белдерде.

"Без олимпия атлетларын, инвесторларны, бизнес әйдаманнарны, дин әһелләрен, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге һәр кешене сентябрьгә кадәр ревакцинация ясатуны туктатып торуны хуплап чыгыш ясауларын сорыйбыз", диде ул.

Әлеге оешма белгечләре мораторий вакытын озайтырга туры киләчәк дип саный. Бу ел азагына кадәр күбрәк кеше вакцина ясата алсын өчен эшләнә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, COVID-19дан вакцина белән бар илләр дә тәэмин ителмәгән. Ярлырак дәүләтләрдә, баерак илләр белән чагыштырганда, беренче доза алган кешеләр саны азрак. Моңа кадәр дөнья сәламәтлек саклау оешмасы сентябрьгә кадәр һәрбер илдә халыкның кимендә 10 процентына вакцина ясату күрсәткеченә ирешергә кирәк дип белдергән иде.

4 августка Русиядә 26 млнга якын кеше тулы вакцинация алган. Бу өлкән яшьтәге халыкның 18 процентын тәшкил итә. Татарстанда исә беренче дозаны 847 мең кеше ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG