Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә киләсе җанисәптә татарлар саны 30 меңгә артыр дип фаразлана


Самарда Сабантуй (архив фотосы)

Татар оешмалары вәкилләре мондый фикергә Самар бистәләрендә яшәүче татарлар санын үзләре исәпләү нәтиҗәсендә килгән. Узган җанисәптә Самар татарлары 126 мең булган.

Быел Русиядә халык санын алуда Самар өлкәсендә татарлар саны 35 мең кешегә артырга мөмкин. Бу хакта бүген Самар шәһәренең "Болгар мирасы" мәчете имам-хатыйбы Расыйх Вакказов "Татар-информ" үткәргән матбугат очрашуында белдерде.

Расыйх Вакказов
Расыйх Вакказов

"Самар өлкәсендә моңарчы 130 мең татар булса, киләсе җанисәптә 160 мең татарга чыгарбыз дип уйлап торабыз. Иншалла, бу зур өметләр бирә. Бездә үлем саны да әзрәк, туучылар күбрәк", диде ул.

Татарның саны артуын алар үзләре халык санын исәпләп чыгарган. Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ленар Сабиров сүзләренчә, шәһәрнең һәрбер микрорайонында мессенджерларда төркемнәр оештырганнар.

Без һәрбер бистәдә яшәүче татарларны беләбез

"Без һәрбер бистәдә яшәүче татарларны беләбез. Шул микрорайоннарда махсус кешеләрне җыеп, аерым актив төркемнәр ясап, татарларны санап чыгардык. Фәлән микрорайонда 300 гаилә, монысында 150 гаилә яши дип туплап, якынча исәпләдек. Үзебез җанисәп ясадык", диде ул.

Сабиров сүзләренчә, Самар татарлары арасында бүлгәләнү күренеше юк.

Мин - мишәр, дип әйтү юк. Башкортлар белән тату яшибез

"Бүленәбез дигән сүзләрне ишетмибез. Мин - мишәр, дип әйтү юк. Башкортлар белән тату яшибез, сөзешмибез. Гел бергә. Кешеләрнең күбесе безне бүләр өчен ник шундый сәясәт бара икәнен аңлап бетерми", диде мохтарият рәисе.

Татарларны активлашуын Самар шәһәрендәге "Яктылык" татар мәктәбе мисалында да күреп була. Аның мөдире Радик Газизов сөйләвенчә, 390 балага исәпләнгән мәктәптә укучылар саны 600гә җиткән.

"Без быел өч сыйныф ачтык. 84 бала кабул итәбез. Проект нигезендә икешәр сыйныф кына ача алабыз. Теләүчеләр бик күп, бөтенсен дә кабул итә алмыйбыз. Былтыр ике сменада укыта башладык", диде ул.

Самар шәһәре татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты 2-11 сыйныфларда өчәр сәгать укытыла. Дәрестән тыш һәм бәйрәм чаралары татар телендә алып барыла, диелде.

Самарның Зубчаниновка бистәсендәге "Болгар мирасы" мәчете имамы Расыйх Вакказов бистәдә татарларны санау эшен берничә ел элек башлаган иде. Ул бу саннарга нигезләнеп татар мәктәбе ачтыруга ирешмәкче.

Картотека алып барабыз. Телефон номерын, адресын, гаиләдә ничә кеше булуын язабыз

Җирле җанисәпкә шулай ук Смышляевка, Алексеевка бистәсе, Кошелев микрорайонында, Кенәл (Кинель) шәһәре кушылган. Моны мәчет һәм волонтерлар башкара. "Картотека алып барабыз. Телефон номерын, адресын, гаиләдә ничә кеше булуын язабыз. Бу мәгълүмат бары бездә генә саклана", дип сөйләгән иде былтыр хәзрәт Азатлыкка.

2010 елгы җанисәп мәгълүматларынча, Самар өлкәсендә 126 мең татар яши. Бу төбәктәге халыкның дүрт процентын тәшкил итә. Татарларның күпчелеге авылларда көн күрә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG