6 августта Русия президенты Владимир Путин Башкортстанга киләчәк. Башта ул Чиләбе өлкәсендә булачак. Аннары Башкортстанның Әбҗәлил районында Австрия Lasselsberger ширкәтләр төркеменең "Цемикс" коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводын эшләтеп җибәрүдә катнашачак. Заводны ачу ак цемент импортын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм төбәктә сәнәгать үсеше ноктасын булдырачак диелә. Корылма тәүлегенә 700 тонна цемент җитештерергә, киләчәктә аны бер мең тоннага кадәр җиткерергә җыена. Моннан тыш анда төсле тротуар һәм фасад плитәләре җитештереләчәк.
2020 елда Әбҗәлил районында Магнитогорски янындагы трассага тоташучы машина юлы ачылды. Юл төзелеше 2018 елда башланган иде. Ул 250 млн сумга төшкән.
Әлеге юл "Цемикс" ширкәте ихтыяҗларына карап проектланган. Австрия инвесторының гомум инвестицияләр күләме 14 млрд сум тәшкил итәчәк, заводта 2020 эш урыны булдырылачак.
Австрия бизнесмены Йозев Лассельсбергерның бу Башкортстанда беренче генә заводы түгел. 2009 елда Уфада керамика плитәсе җитештерүче Lasselsberger Ceramics заводы ачылган иде. Анда 500ләп кеше эшли. 2020 елда корылма известьташ чыгучы Худолаз чыганагын сатып алды.
Моннан тыш, Әбҗәлил халык санының табигый артуы белән беренче урыннарда торучы район.
Завод ачылышыннан соң Путин республика башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу уздырачак диелә.
Рәсми мәгълүматка караганда, Путин килер алдыннан Хәбиров Әбҗәлил районындагы "Якты күл" шифаханәсен караган. Ә кайбер рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, Радий Хәбиров бирегә Путин белән очрашыр алдыннан махсус карантинга киткән. Моннан тыш, президент белән очрашуда катнашачак башка түрәләр дә төрле шифаханәләрдә изоляциядә утыра диелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!