Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 1 ноябрьгә кадәр халыкның 80 процентына вакцина ясамакчылар


Бүгенгә Татарстанда 863 мең кеше вакцина ясаткан. Шуларның 642меңе генә икенче дозаны алган.

Татарстанда 1 ноябрьгә кадәр халыкның 80 процентына вакцина ясатырга җыеналар. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Әлеге карарны республиканың оператив штабы кабул иткән.

"Безгә 1 ноябрьгә кадәр халыкның 80 процентына вакцина ясату күрсәткеченә ирешү кирәк. Вакцина ясатуны ничек тизрәк хәл итсәк, шулкадәр вирусның безнең арада әзрәк йөриячәк, мутацияләре дә әзрәк булачак. Без бу вакытта чикләүләрне алырга, шул исәптән, битлек кию тәртибе мәсьәләсен дә яңадан карый алачакбыз", диде ул.

Бүгенгә Татарстанда 863 мең кеше вакцина ясаткан. Шуларның 642меңе генә икенче дозаны алган. Тулы вакцинация узмаган кешеләр белән сырхауханәләр эшли башлаган.

Шул ук вакытта бер ай эчендә Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны 1,5 тапкырга арткан.

"Июнь азагыннан башлап авырулар саны артты. Атна саен ул 14 процентка үсеп килде. Әгәр дә апрель, май, июнь айларында коронавирус йоктыручылар саны 32-34 булса, июль аенда уртача 49 очрак булды. Июльдә авыручылар саны, июнь белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк булды", диде Авдонина.

Роспотребнадзор белгече белдерүенчә, быел мәктәпләр узган уку елындагы тәртип белән белем бирәчәк. Читтән торып укыту мәсьәләсе әлегә каралмый.

7 августка Татарстанда ковид һоспитальләрдә 3919 кеше авырый. Рәсмиләр ятакларның 20 проценты әлегә буш дип белдерә.

Узган тәүлектә Татарстанда 52 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан 628 кешенең үлеме турында хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG