Башкортстанда беренче тапкыр татар сынчылары арасында агач сыннар фестивале узды. Чара Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы "Бабай утары" тарихи-мәдәни музей комплексында үтте. Биш көн дәвамында ачык һавада сынчылар милли темага сыннар иҗат итте. Фестивальдә 12 төбәктән килгән 19 сынчы катнашты. Күпчелеге Башкортстаннан иде.
Бәяләү төркемендә Башкортстан һәм Татарстан белгечләре эшләде. Ярышның төп максаты — татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Чараның төп оештыручысы Русия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов сүзләренә караганда, фестиваль бик кызыклы һәм мавыктыргыч булган. Сынчылар ярыша-ярыша татар әкиятләре геройларын иҗат иткән.
— Чараны балаларга, яшьләргә халык авыз иҗатын тапшыру, әкиятләргә, риваятьләргә, легендаларга кызыксыну уяту максатыннан оештырдык. Чөнки безнең Милли үзәктә балалар бик кызыксыну күрсәтә, алар ул персонажларны үз күзләре белән күрсен дидек. Бу безнең мирасны киләчәк буынга тапшыру өчен эшләнде, — ди Фәнир әфәнде.
Фәнир Галимов сүзләренчә, чарада барлыгы 19 сынчы эшләгән, алар 15шәр сәгать буе туктамый иҗат иткән. Бер-берсе белән аралашып, дуслашып, тәҗрибә җыеп кайтып киткәннәр.
Шунысы да куанычлы — сынчылар арасында урыс, чуаш, мари һәм башкортлар да булган. Аларның эшләре "Бабай утары"нда куелачак. Сынчылар сыннарны үзләре урнаштырырга өлгермәсә дә, урыннарын күрсәтеп, теләкләрен әйтеп калдырган.
Сыннар тарихи-мәдәни музейда үз урыннарын табачак, мәсәлән, Су анасы су буена төшеп утырачак, агачлар арасына Шүрәле кереп посачак.
— Инде миңа Кировтан, Ижаудан да үзләрендә шундый чара уздыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Без агач сыннар фестивален ел саен төрле төбәктә уздыру мәсьәләсен өйрәнәчәкбез, — диде Фәнир Галимов.
Фестивальдә җиңүчеләрне билгеләүдә авырлыклар да булган. Бәяләү төркеме әгъзасы Рүзил Имамов сүзләренә караганда, яхшы һәм бертөрле эшләр күп булу сәбәпле һәр урын икегә бүленгән.
Шулай итеп, ике беренче, ике икенче, ике өченче урыннар билгеләнгән. Шуңа өстәп "Тамашачылар сөюе" дигән номинация дә ике кешегә бүлеп бирелгән.
Беренче урынны Туймазы районының Серафимовка касабасыннан Марсель Шәймөхәммәтов белән Архангел районыннан Илнар Ахунгәрәев алган.
Рузил Имамов сүзләренә караганда, чара сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтле иҗатчыларның әле дә бетмәвен, аларның милли зәвыкларының югарылыгын күрсәткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!