Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучы һәм дәүләт хезмәткәрләре аралашуын Русия мессенджерларына күчермәкчеләр


Эш буенча аралашу платформасының норматив нигезләре 2021 ел ахырына кадәр әзерләнергә тиеш.

Хакимият 2022 елга дәүләт хезмәткәрләрен, мәктәп һәм университетлар укытучыларын Русия мессенджерлары, электрон почта һәм видеосервисларга күчермәкчеләр. Бу хакта "Мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше өчен өстәмә шартлар булдыру" дип аталган дәүләт програмының чаралар планында әйтелә. Башлангычны хөкүмәтнең дигитал үсеш комиссиясе хуплаган.

Русия элемтә һәм дигитал үсеш министрлыгы 2021 ел ахырына кадәр дәүләт хезмәтендәгеләрне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне махсус платформага күчерүнең норматив нигезен әзерләячәк. Әлеге платформага мессенджерлар һәм видеоэлемтә сервислары керәчәк.

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы 2022 елның февраленә укытучылар өчен ата-аналар, студентлар һәм мәктәп укучылары белән русия сервислары аша гына аралашу турында киңәшләр әзерләргә тиеш.

Дәүләт хезмәтендәгеләрне һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне Русия сервисларына күчерү идеясе 2020 елда ук яңгыраган иде. Ул вакытта Microsoft Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетына софт сатудан баш тартты. Ширкәт моны АКШ чикләүләре белән аңлатты. Саклану өлкәсе өчен белгечеләр әзерләүче югары уку йорты белән хезмәттәшлек итү хокукыбыз юк диде.

  • Русиядә һәм БДБ илләрендә Zoom дистрибьюторы апрельдә дәүләт катнашы булган ширкәтләр һәм оешмаларга видоесервисның корпоратив версиясен куллануны тыярга җыеналар дип белдергән иде. Соңрак билгеле булганча, дәүләт оешмалары Zoom-ны дистрибьютерлар аша түгел, ширкәт сайты аша куллана алды. Роскомнадзор Русия кулланучыларын илдә җитештерелгән сервисларга күчәргә киңәш итте.
  • "Ростех"та Zoom, Skype, WhatsApp һәм башка чит ил әсбабларын куллану тыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG