Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайбер төбәкләр вакцинадан соң COVID-19 йоктыручылар турында мәгълүмат бирде


Вирус йоктыручылар саны төрле төбәктә төрле — кайчак ул берничә тапкырга аерыла.

Русиянең дүрт төбәге - Курски, Ульян, Кемерово өлкәләре һәм Петербур "Коммерсантъ"ка Русия вакциналарыннан соң коронавирус белән авыруычлар саны турында мәгълүмат биргән.

Вирус йоктыручылар саны төрле төбәктә төрле — кайчак ул берничә тапкырга аерыла. Мәсәлән, Курски өлкәсендә "Спутник V" ясатучыларның 0,14 проценты йоктырса, Петебурда бу 12 тапкыр артыграк — 1,64 процент.

Курски сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми саннарына караганда, "ЭпиВакКорона" һәм "Ковивак"ның ике дозасын да алучыларның 0,2 проценты чирләгән. Ульян өлкәсендә "Спутник V" кадатучыларның 0,7 проценты, "ЭпиВакКорона"дан соң бер проценттан артыграгы, "КовиВак"тан соң 1,3 проценты коронавирус йоктырган. Петербурда "КовиВак" ясатучыларның 0,9 проценты, "ЭпиВакКорона" алучыларның алты проценты чирләгән.

Әмма, экспертлар әлеге мәгълүматлар нигезендә генә Русия вакциналарының нәтиҗәлелеген бәяләп булмый ди. Чөнки "Спутник" йөзәр мең кешегә ясала, ә калган икесе — меңләп кешегә генә.

Узган атнада "ЭпиВакКорона" җитештерүче "Вектор" үзәге вакцинаның ике дозасын да ясатучыларның 0,59 проценты гына коронавирус белән чирли дип белдерде. Русия сәламәтлек саклау министрлыгының вакцина ясатучылар реестры мәгълүматларына караганда, бу сан 0,66 процент тәшкил итә, ә "КовиВак" өчен — 0,27 процент дигәннәр "Вектор"да.

АКШта Чирләрне контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге мәгълүматынча, COVID-19дан вакцина ясатучы американнарның 0,01 процент коронавирус йоктырып хастаханәләргә эләккән яки үлгән. Вакцина ясаткан 164 миллион американнар арасында коронавирус нәтиҗәләреннән 1507 үлем очрагы теркәлгән (0,001 проценттан әзрәк) һәм 7 101 кеше (0,005 проценттан әзрәк) COVID-19 диагнозы белән һоспитальләргә эләккән дип хәбәр итә CNN.

  • Рәсми саннарга караганда, Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 21 378 очрагы ачыкланган, COVID-19дан 792 авыру үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG