Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда рекордлы ковид саннары: тәүлеккә 10 кеше үлгән, 278 кеше чирне йоктырган


Гомум фото
Гомум фото

Башкортстан рәсмиләре ОРВИ һәм пневмония очраклар артуын хәбәр итә.

Башкортстанда узган тәүлектә 10 кешенең COVID-19 чиреннән үлүе рәсман теркәлгән. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткән. Бер көндә тагын 278 кеше чирли башлаган, пандемия башыннан бу төр вирусны йоктыручылар саны 51 меңнән артып киткән. COVID-19 диагнозы белән барлыгы 866 кеше үлгән.

Шул ук вакытта республикада кискен респиратор авырулар (ОРВИ) да нык тарала башлаган. Бу турыда Башкортстанның баш дәүләт санитар табибы урынбасары Галина Пермина мэриядә киңәшмәдә әйткән. ОРВИ белән чирләүчеләр узган атнага караганда 4,8 процентка артып, эпидемиология бусагасын узган. ОРВИ бигрәк тә балалар арасында тарала дигән белгеч. Шулай ук пневмония белән чирләүчеләр саны да артуы әйтелә.

Русия оператив штабы саннарына караганда Татарстанда COVID-19 барлыгы 24 482 кешегә йоккан, шулардан 640 кеше үлгән. Яңа йоктыручыларның тәүлеклек рәсми саны – 46 кеше.

Русиядә 11 августта тагын 21 571 кешедә яңа төр коронавирус расланган, узган тәүлектә 799 кеше үлгән, барлыгы 167 241 кешенең бу чирдән үлүе рәсми күрсәтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG