Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Галәвиев Казан мәктәбендә атыш оештырганга үкенүен белдерде


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Галәвиев сүзләренчә, атышны нәфрәт уяну сәбәпле оештырган.

Быел май аенда Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиев җинаять кылуына үкенүен белдергән. Бу хакта Мәскәүнең Җәмәгать күзәтү комиссиясенә сылтама белән РИА Новости яза.

Июль башында, экспертиза узгач, Галәвиев Мәскәүдәге икенче санлы психиатрия хастаханәсенә күчерелде. Ул җинаять кылган мизгелдә үз акылында булмаган дигән нәтиҗә чыгарылды.

"Ул әле дә Мәскәүдәге "Бутырка" изоляторында өч кешелек камерада утыра. Галәвиев сүзләренчә, ул Казан мәктәбендә атышны нәфрәт сәбәпле оештырган. Егет шулай ук хәзер имеш акылга килеп гаебен тануын, үкенүен әйтә", дигәннәр Мәскәүнең Җәмәгать күзәтү комиссиясендә.

2021 елның 11 маенда Галәвиевнең Казандагы 175 нче гимназиядә ул ут ачу нәтиҗәдә тугыз кеше үлде, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күпләп үтерү турында җинаять эше ачылды.

Гаепләнүче 12 майда кулга алына. 5 июльдә Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Галәвиевны кулга алу вакытын 11 октябрьгә кадәр озайтты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG