Русия президент каршында урыс халкының хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле вазифасын булдырырга тәкъдим ителде. Әлеге фикерне Мәскәү патриархиясенең идарә эшләре җитәкче урынбасары, Зеленоградский епископы Савва (Тутунов) белдерде.
"Соңгы айларда Русиядә һәм аннан читтә урыс кешеләрен җәберләү очраклары күбәйде. Аларны санап утырмыйм, барысы да билгеле. Телеграм-каналларда күптапкырлар урыс кешесенә Русия ватандашлыгы алу, үз ватанына кайту ни кадәр авыр икәне турында фикер алышынды. Бәлки, президент каршында урысларның хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасын булдырырга вакыттыр?" дип язды Тутунов үз Телеграм каналында.
Православ атакае сүзләренчә, мондый вазифадагы кеше тиешле министрлыкларда эшне контрольдә тота алыр иде. Русия ватандашы алыга теләгән һәркемнең белешмәсен ахырга кадәр җиткерергә тиеш дип саный ул.
Бу атна башында Дәүләт думасында урыс телле кешеләргә һөҗүм итүчеләрне Русиягә керүне чикләргә чакырдылар. Моны Кыргызстанда урыс телендә сөйләшкән кешеләргә һөҗүм ясалуы белән бәйләп аңлаттылар. Моңа кадәр Кыргызстанда балалар үзәге хезмәткәренең урыс телендә сөйләшкәне өчен бер ир-атның һөҗүм итүе турында хәбәр таратылды. Ир-ат үзәк хезмәткәреннән кыргыз телендә сөйләшүен таләп иткән, аннары башына калькулятор ыргыткан диелде.
Кичә Стендап артист Идрак Мирзализадега урыслар турында шаяруы өчен 10 тәүлек бирелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!