Русия хакимияте протест акцияләре турында кануннарны үзгәртеп, аларны Конституция һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара бурычларына туры килерлек итәргә тиеш. Алар җыеннар иреген берсүзсез үтәлергә тиешле хокук буларак карарга һәм аны куллануга шартлар тудырырга тиеш. Бу турыда Amnesty International халыкара дәүләти булмаган оешма хисабында әйтелә.
Русия ватандашлары тыныч протест чараларына чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм дияргә була, дип белдерә хокук яклаучылар. Соңгы 16 елда бу хокукны чикләүче кануннар кабул ителде, дип искәртә алар. Полиция җыеннарны бастыру һәм куып таратуның торган саен кырысрак ысулларын куллана, ә мәхкәмәләр аларда катнашучыларга торган саен катырак җәзалар бирә, диелә.
2011 елдан бирле киңкүләм чаралар тәртибен бозу турында кануннар саны өчтән унҗидегә кадәр артты, диелә хисапта. Максималь штрафлар 2 мең сумнан 300 мең сумга кадәр арткан. Әлеге 17 тәртип бозуның 12 очрагында җәза буларак административ кулга алу кертелгән. 2014 елдан митинглар турында канунны берничә мәртәбә бозу җинаять буларак карала башлаган.
Тыныч урам чараларына федераль хакимият кенә түгел, җирле хакимиятләр дә каршы, мәхкәмәләр моңа юл куя, диелә. Түрәләр тәртип саклау оешмаларына ачык сиздерә: протестчыларга каршы көч кулланырга ярый, ә аның өчен җавап тотасы булмаячагы гарантияләнә, дип искәртә Amnesty.
Хисапта Русия хакимиятенә бу хәлне үзгәртергә киңәш ителә. Булачак чара турында канунда каралган вакыт эчендә алдан хәбәр итү мөмкин булмаса, яки аның кирәге булмаса, мондый чараларны канунга каршы килми дип санарга кирәклеге әйтелә. Митинг оештыру кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше ачу һәм кулга алу җәзасын гамәлдән чыгарырга киңәш ителә. Шулай ук җирле үзидарә оешмаларына планлаштырылган чараларның урынын, кеше санын һәм башка якларын үзләре теләгәнчә үзгәртү хокукы булмаска тиеш, ди авторлар.
Әлеге киңәшләр Русиядә сентябрьдә узачак сайлауларда намзәтләр колагына да барып ирешер дип өметләнә оешма вәкилләре.
"Дадин" маддәсе дип йөртелгән канун нигезендә, митингларда күп тапкырлар катнашкан яки оештырган өчен Русиядә барлыгы 11 җинаять эше ачылды, аларның өчесендә гаепләнүче төрмәгә утыртылды, дип искә ала Коммерсант.
Митингларда куәт оешмалары күсәкләреннән зыян күрүчеләр саны күп. 2019 елда Мәскәүдә протестлардан соң 80нән артык кеше имгәнү алуын белдергән иде, ә 2021 ел кышында узган акцияләрдә йөзләгән кеше полиция кыйнавына зарланды, алар арасында журналистлар да бар иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!