Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронежда автобус шартлауда зыян күргән хатын үлгән


Автобус казасы вакытында барлыгы 16 кеше зыян күргән. 13 кеше хастаханәгә озатылган, бер хатын реанимациядә җан биргән.

12 август төнлә Воронежда автобус шартлап, 16 кеше зыян күргән. Шуларның берсе реанимациядә үлгән. Бу турыда Воронеж өлкәсе сәламәтлек саклау департаменты хәбәр иткән.

Ашыгыч ярдәм клиникасына барлыгы 13 кеше җибәрелгән диелә. Бишесе уртача дәрәҗәдәге яралар алган була. Ике кеше тән пешүләрен дәвалаучы бүлеккә китерелгән. Берсе 1-2 дәрәҗә тән пешүе белән уртача хәлдә, диелә.

Воронежда автобус төнге уннар тирәсендә шартлаган. Интерфакс юл хезмәте оешмаларындагы чыганагына сылтанып язганча, шартлау газ җиһазлары төзек булмаганлыктан килеп чыккан. Беренчел тикшеренүләргә карый, автобус түбәсенә куелган баллоннарның берсе төзек булмаган. Газ саркып чыккан, һәм шартлау яңгыраган, дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. Әлеге газ җиһазы автобуска кулдан гына урнаштырылган була.

Каза булган урында шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткычка тутырыла торган тәнне тишүче вак элементлар табылмаган дип хәбәр ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG