Башкортстан эчке эшләр министрлыгы Куштау шиханындагы вакыйгаларның бер еллыгын уздыру ярамаганын әйтеп, активистларга кисәтүләр тарата. Бу турыда җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуртдинов социаль челтәрендә хәбәр итте. Ул үзенә килгән кисәтүнең фотосын чыгарган һәм "Тагын ниндидер митингка чакыралар. Күзләренә күренә башлаган инде" дип язып куйган.
Пруфы.ру язганча, шундый ук хатлар башка активистларга да килә. Аерым алганда, "Наследие" автоном сәүдәгә корылмаган оешма мөдире Рәзинә Мөхәммәтҗанова шундый хат алган. Полициядән мондый кисәтү оешманың Куштауда бәйрәм ясау хакында рәсми хәбәр бирүенә җавап буларак килгән. Шул ук вакытта андый чара митинг дип саналмый, һәм аны уздыру турында хакимиятне кисәтеп кую таләп ителми дигән Мөхәммәтҗанова. Полиция исә әлеге бәйрәмне килешенмәгән митинг буларак бәяләгән.
Активистлар чараны 15 августта Куштау итәгендә өстәл корып, концерт уздырып ясарга җыена иде. Ләкин соңгы хәбәрләргә караганда, активистлар Куштау янында җыелып Башкортстанда соңгы айда янган урманнарны сүндерергә бармакчылар. "Узган елгы хәлләрне искә алырга кирәк, әмма бәйрәм ясап утыру да килешмәс" дип яза оештыручылар. Янгын сүндерергә автомобильләр тезмәсе белән барырга ниятләнә.
- Узган елның августында Башкортстандагы "Сода ширкәте" Куштау шиханыннан чимал чыгарырга ниятләгәч, җирле активистлар моңа каршы чыкты. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды. Ахырда Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров Куштау эшкәртелмәячәк дип белдерде. Русиянең табигать һәм экология министрлыгы Куштауга төбәк әһмиятендәге аеруча саклана торган табигать җирлеге статусы бирде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!