Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурычлы кешеләрнең чит ил паспортын алу турында канун өлгесе Русия думасына кертелгән


Бурычлар түләнгәннән соң паспортны миграция хезмәтеннән кире алып булачак. 

Русия хөкүмәте думага чит илләргә чыгу чикләнгән Русия ватандашларыннан чит ил паспортын алырга мөмкинлек бирүче канун өлгесе керткән. Документны Русия эчке эшләр министрлыгы әзерләгән.

Канун өлгесе, аерым алганда, чит ил паспортын мәхкәмә бурычы барлыгын таныган кешеләрдән алуны күз уңында тота. Документларны мәхкәмә тәфтишләре алачак, ә бурычлар түләнгәннән соң паспортны миграция хезмәтеннән кире алып булачак.

Канун өлгесенә ярашлы, кешегә чит илгә чыгуны тыю карарын кабул итүче дәүләт оешмасы бу хакта аңа икенче көннән дә калмый электрон формада яки шәхсән белдерергә тиеш.

Бурычларын түләмәүчеләргә чит илгә чыгуны чикләү чарасы 2005 елда кертелде. Хәзерге вакытта мәхкәмә тәфтишләре түләү вакытын 90 көннән артыкка кичектерелгән 30 мең сумнан күбрәк бурычы яки 10 мең сумнан артык алимент бурычлары булучыларга илдән чыгуны вакытлыча тыю хокукына ия.

2021 елның маена булган рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядән чыгу бурычлары булган биш миллион кешегә тыелган.

Коллектор агентлыклары берлеге мәгълүматынча, мондый кешеләр саны җиде миллионнан артып китәргә мөмкин.

Күп очракта мондый чикләүләр алиментлары, кредитлары һәм торак-коммуналь хезмәтләрдә бурычлары булган кешеләргә кулланыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG