Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 20 мең кеше ковидтан вакцинаның икенче дозасын ясатмаган


Татарстанда COVID-19га каршы вакцинаның ике дозасын да 910 430 кеше, бер дозасын 719 707 кеше алган. 

Татарстанда 20 меңләп кеше коронавирустан вакцинаның икенче өлешен ясатырга килмәгән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов 13 август брифингында хәбәр итте.

"Кызганычка, схеманы барысы да үтәми. Беренче дозаны ясыйлар, икенчесенә килмиләр. Әмма иммунитет ике доза ясалса гына барлыкка килә. Татарстаннан 20 меңләп кеше икенче вакцинага килмәде. Без аларны чакырабыз, әмма һәрвакытта да җавап алып булмый", — диде Лопушов

Бүгенгә Татарстанда COVID-19га каршы вакцинаның ике дозасын да 910 430 кеше, бер дозасын 719 707 кеше алган.

Лопушов сүзләренчә, вакцина ясатуда халыкның активлыгы сүнә башлаган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган, биш кеше үлгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 583 очрагы теркәлгән, 647 кеше әлеге чирдән үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG