Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида көчле җир тетрәүдә 300дән артык кеше һәлак булган


Җир тетрәү нәтиҗәсе
Җир тетрәү нәтиҗәсе

Берничә шәһәрдә хастаханәләр тулган, табиблар зыян күрүчеләрне хастаханә янындагы урамнарда урнаштырырга мәҗбүр. 

14 август көнне Һаитида булган көчле җир тетрәүдән 300дән артык кеше һәлак булган, 1,8 мең кеше зыян күргән. Моның турында ил премьер-министры Ариэль Анри белдерде.

7,2 магнитудалы җир тетрәү Һаити көньяк-көнбатышында, Сен-Луи-дю-Сюд шәһәре тирәләрендә теркәлгән. Аның үзәге җир астында 10 километр тирәнлектә булган. АКШ геологик хезмәте җир тетрәвен куркынычның кызыл дәрәҗәсе буларак бәяләгән. Бу зур зыян һәм күпсанлы югалтулар ихтималын аңлата.

Кызыл Хач оешмасы вәкилләре йортларга, юлларга һәм инфраструктурага зур зыян килүе турында хәбәр итә. Мәктәпләр, хастаханәләр, гыйбадәтханәләр зыян күргән. Жереми һәм Ле-Ке шәһәрләрендә хастаханәләр тулган, табиблар яраланучыларны хастаханә янындагы урамнарда урнаштырырга мәҗбүр.

15 август иртәсендә Һаити көньягында 5,9 магнитудалы яңа җир тетрәү булган. Хакимият бер айга илдә гадәттән тыш хәл керттте.

АКШ һәм Латин Америкасының кайбер илләре Һаитига ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Фаразларга күрә, киләсе атна башында Һаитига Грейс тропик давылы килергә тиеш. Ул көчле яңгырлар һәм су басуларга китерергә мөмкин.

Һаитида табигый һәлакәтләр еш була. 2010 елгы җир тетрәү нәтиҗәсендә 200 меңнән артык кеше һәлак булган, ярты миллионга якын кеше йортсыз калган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG