Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Талибан" Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерә, президент Әшраф Гани илдән киткән


АКШ илчелеген эвакуацияләү
АКШ илчелеген эвакуацияләү

"Талибан" Әфганстан башкаласына сугышсыз диярлек кергән. АКШ һәм Европа берлеге илләре үз илчелекләрен эвакуацияли.

15 август көнне "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Кабулга керүен һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерә. Кабулдагы президент сараенда Әфганстан хөкүмәте һәм "Талибан" хәрәкәте сөйләшүләре алып барыла, дип хәбәр ителә.

Медиа чарасы Әфганстан җитәкчесе вазифасын Барадар мулла башкарачак, дип хәбәр итә. Ул Катарда "Талибан" оешмасының сәяси офисын җитәкли.

CNN берничә чыганакка сылтанып хәбәр итүенчә, Әфганстан президенты Мөхәммәт Әшраф Гани илдән киткән.

15 август иртәсендә "Талибан" оешмасы Әфганстан башкаласы Кабулга керә башлау турында хәбәрләр таралды. Associated Press хәбәр итүенчә, сугышчылар шәһәр янында күренгән. Sky News талибларның шәһәргә бөтен яклардан керүен хәбәр итте.

Медиа чаралары Кабулда сугышу һәм көч куллану булмаган, дип хәбәр итә. Янәсе, "Талибан" җитәкчелеге көч кулланудан тыелырга, илдән китәргә теләүчеләргә ирекле китү мөмкинлеген булдырырга дип әмер иткән.

Талиблар шулай ук Баграм әфган авиабазасын яулап алуын белдергән. BBC News хәбәр итүенчә, алар аның янындагы төрмәне дә контрольгә алып, аннан тарафдарларын чыгарган. Элегрәк Баграм авиабазасын АКШ хәрбиләре кулланган. Әфган сугышы елларында анда Советлар берлегенең хәрби авиациясе урнашкан булган.

1 майда Америка һәм башка илләр хәрбиләре Әфганстаннан чыгарыла башлады. 2021 елның августына кадәр талиблар Әфганстанның кеше әз яши торган районнарын гына контрольдә тотты. Берничә атна дәвамында алар бөтен диярлек илне контрольгә алды. Пентагон Кабул 90 көн эчендә бирелергә мөмкин дип фаразлаган иде.

АКШ һәм Европа берлеге илләре үз илчелекләрен эвакуацияли. Кабул һава аланында АКШның операцион үзәге ачылган, дип хәбәр итә Reuters. НАТО җитәкчелеге Европа берлеге вәкилләренең бер өлеше Кабулда имин һәм серле урынга урнаштырылган дип белдерде.

Шул ук вакытта Русия Кабулдагы үз илчелеген чыгармый. Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, "Талибан" илчелекләргә иминлек гарантияләгән.

Якшәмбе иртәсендә талиблар сугышлсы Җәлалабад шәһәренә керде. Ул Кабулдан тыш талиблар кулларында булмаган зур шәһәрләрнең соңгысы иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG