Accessibility links

Прокуратура Татарстанда "Яблоко" вәкилләрен Дума сайлауларыннан читләштерүне сорый


Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

Казан прокуратурасы Руслан Зиннәтуллин белән Елена Изотованы мәхкәмәгә биргән. Куәт оешмасы аларны “Навальный штаблары” (Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган) белән бәйләнеше бар дип саный.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин һәм чүп яндыру заводын төзүгә каршы көрәшүче активист, "Яблоко" әгъзасы Елена Изотова Русия думасы сайлавында катнашу хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Казан прокуратурасы ике намзәтне дә мәхкәмәгә биргән. Бу хакта "Яблоко" фиркасенең рәсми сайты хәбәр итә.

Казан прокуратурасы аларны "Навальный штаблары" белән бәйләнеше бар дип саный. Моңа кадәр Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе штабны экстремистик дип санап, оешманың эшчәнлеген туктаткан иде.

Казан прокуратурасы Зиннәтуллинны "Навальныйны яклау хәрәкәте" тарафдары дип саный. Фирка лидеры моны кире кага. Ул социаль челтәрләрдә "Навальный штабы" мәгълүматларын түгел, ә матбугатта чыккан мәкаләләрне таратуын әйтә. Шулай ук Руслан Зиннәтуллинны 14 февральдә узган Навальныйны яклап, телефоннарда фонарь кабызу чарасын оештыруда гаеплиләр. Ул бу дәгъваны кире кагуын әйтә. Бу көнне "Яблоко" вәкиле Казан хакимияте белән килештерелгән сәяси репрессияләргә каршы митинг оештыруын белдерә.

"Яблоко"ның Татарстандагы намзәтен сайлаудан төшереп калдыру – бу хакимиятнең халык дебатларда дөреслекне ишетмәсен, тавыш бирә алмасын өчен эшләнгән бердән-бер мөмкинлеге. Шулай ук бу сайлауда күзәтүне йомшарту адымы, чөнки сайлауга кертмәсәләр, без тавыш бирү участогына үз күзәтүчеләребезне җибәрә алмаячакбыз", дип белдерде Руслан Зиннәтуллин.

Казанның Вахитов мәхкәмәсе прокуратура дәгъвасын 20 августта караячак.

Шул ук вакытта Вахитов районы мәхкәмәсе Елена Изотованың "Навальный штабы"на бәйләнешле булуын таныды. Хәзер ул бер ай эчендә бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсендә шикаять итә алачак.

Руслан Зиннәтуллин "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеген 2006 елдан бирле җитәкли. Быел Русия думасына узачак сайлауда ул фирканең республика исемлеген җитәкләде һәм 31нче бер мандатлы сайлау округына намзәт буларак теркәлде.

Елена Изотова – Казанда чүп яндыру заводын төзүгә каршы хәрәкәт вәкиле. 2020 елда ул Яшел Үзән районының Осиново авыл шурасы сайлавында катнашырга гариза бирде. Ләкин мәхкәмә аның намзәтен исемлектән төшерде. Быелгы Дума сайлавында ул фирка исемлегеннән һәм Казанның Мәскәү районы бер мандатлы округыннан намзәт буларак теркәлгән иде.

Русия Дәүләт думасы сайлавы 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Ул өч көн дәвам итәчәк. Моңа кадәр Русия думасы Навальный тарафдарларына сайлануны тыючы канун кабул итте. Яңа канун нигезендә, экстремист һәм террорчы оешмаларына кагылышы булган затлар намзәт булып теркәлә алмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG