Башкортстанда COVID-19 белән чирләп үлүчеләрнең рекордлы тәүлеклек саны теркәлгән. Якшәмбе 12 кешенең үлүе рәсман расланган. Шимбә 9 кеше бу чирдән үлгән булган. Соңгы тәүлектә тагын 11 кеше үлгән. Пандемия башыннан республикада яңа төр коронавирус корбаннары 917 кешегә җитте, дип хәбәр итә оператив штаб.
Шул ук вакытта бер айда үлүчеләр саны узган елда үлүчеләрнең гомуми санына тигез диярлек. 15 июль – 15 августта 230 үлем очрагы булган, ә 2020 елның фераленнән 2021 ел февраленә кадәр 232 кеше COVID-19 белән үлгән.
Коронавирус белән чирли башлаучылар саны да көннән көн арта. Узган ялларда 570 кешегә шундый диагноз куелган. Бу төр авыруны пандемия башыннан 52 300 кеше йоктырган, шулардан 48 меңгә якыны савыккан диелә.
Хәзер Башкортстан хастаханәләрендә 697 кеше коронавирустан дәвалана, шулардан 58 кеше авыр хәлдә, 8 кеше үпкә җилләтүгә тоташтырылган. Соңгы тәүлектә 131 кешегә пневмония диагнозы куелган дип хәбәр ителә.
Санитар-эпидемиология хәле начараю аркасында Башкортстандагы Межгорье ябык шәһәрендә яшәүчеләргә туганнар һәм якыннары килүен тыйганнар. Бу турыда боерыкка шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Вячеслав Калугин кул куйган.
Башкортстанда коронавирус таралу көчәюенә карамастан, табибларның бер өлеше Үзбәкстанга ковидка каршы көрәшергә ярдәмгә озатылды, дип яза Пруфы.ру. Утыз кешелек бригада 11 августта киткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!