Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда мәктәп укучыларының 65 проценты татар телен сайлаган


Казанда Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укучылары
Казанда Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укучылары

Татарстанда укыту биш телдә алып барыла, җиде тел туган тел предметы кысаларында өйрәнелә.

Узган ел Татарстанда 65 проценттан артык мәктәп укучысы үз туган телен – татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин "12нче кат" проектында белдерде дип яза Татар-информ.

"Укыту телен ирекле сайлау, туган телне өйрәнү ата-аналар гаризасы белән гамәлгә ашырыла. Республикада туган телдә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укыту биш телдә (рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари) алып барыла. Җиде тел (рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит) өйрәнү предметы санала", диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин сүзләренчә, республика мәгариф системында 3525 туган тел (рус теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

Татарстанда дәүләт теле һәм туган тел буларак татар теле, шулай ук татар әдәбиятынан яңа буын дәреслекләр әзерләнгән. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү эше оештырылган.

Һадиллин сүзләренчә, 2021-2021 елгы уку елында мәктәп укучылары өчен 16,3 миллион сумлык татар теле дәреслекләре һәм укыту пособиеләре сатып алынган. Республикада, филиалларны да кертеп, барлыгы 657 татар мәктәбе исәпләнә.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG