Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биш тентү — биш тоткарлау. Кырымда кырымтатар йортларына ФСБ килгән


Кырым, 17 август иртәсе
Кырым, 17 август иртәсе

17 август Русия куәт оешмалары кырымтатар йортларында биш тентү уздырган. "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берлеге биш кешенең тоткарлануын хәбәр итә. 

Беренче тентү сишәмбе Акмәчет районының Мамак авылында (Строгоновка) җирле имам Раиф Февзиев йортында узган. "Кырым теләктәшлеге" мәгълүматынча, йорт янында иртә таңнан Русия куәт көчләренең микроавтобусы торган, ишегалдын битлекле кешеләр камап алган.

Адвокат Эдем Семедляевны өйгә кертмәгәннәр. Аның сүзләренчә, тентүдән соң имамны ФСБ идарәсенә алып киткәннәр.

"Күп нәрсә билгесез. Тентү уздырылганы билгеле. Имамның улы сүзләренчә, ике китап ташлаганнар һәм әлеге вакытта Раифны алып киткәннәр. Мин дә ФСБ идарәсенә барам. Тентүне ФСБ уздырган. Аңа Русия җинаять кодексының 205.5нче маддәсен такмакчылар (террорчылык оешмасы оештыру һәм шундый оешманың эшчәнлегендә катнашу - ред.) Катаншумы, оештырумы - әлегә билгесез", дигән Семедляев "Кырым теләктәшлегенә".

Раиф Февзиевны тоткарлау
Раиф Февзиевны тоткарлау

Имам йортыннан тыш, Кырымда тагын дүрт тентү узган: Акъярның Балыклава районы Иске Шули (Терновка) авылында яшәүче Джеббар Бекировта, Бакчасарай районы Заланкой (Халмовка) авылында Заур Абдуллаев, Нахимов районы Белбек (Фруктовое) авылында Рустем Мурасовта, шул ук районның Поворотное авылында Рустем Таировта.

Активистлар хәбәр итүенчә, тентүләр нәтиҗәсендә 17 августта бише кеше тоткарланган.

"Раиф Февзиев - җирле имам, мәдрәсә тәмамлаган, кырымтатар активсты, күп балалы ата. Рустем Мурасов, Рустем Таиров, Джаббар Бекиров һәм Заур Абдуллаев - активистлар, сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләре каралган мәхкәмәләргә йөргән, сәяси тоткыннарның гаиләләренә ярдәм иткән, үз авылларында ифтарлар, ачык чаралар оештырган", диләр "Кырым теләктәшлегендә".

Тентүләрнең сәбәпләре турында әйтелми, Русия куәт оешмалары аңлатмасы чыкмады.

Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппар әлеге тентүләрне "куркыту сәясәте" дип атады.

"Оккупантлар Кырымда куркыту һәм эзәрлекләү сәясәте алып бара. Иртән алар кырымтатарлар йортларында чираттагы тентүләр уздырды. Хәзергә кимендә биш кешенең тоткарлануын беләбез", дип язды ул твиттерда.

Украина Югары Радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова тентүләр халыкара нормаларны бозу дип белдерде.

"Инде ничәнче тапкыр оккупант ил кырымтатарларны эзәрлекләүләр һәм куркытуларга бара. Украина ватандашлары йортларында тентүләр халыкара нормаларны, аерым алганда Кеше хокулары һәм төп ирекләрне яклау конвенциясенең 5нче һәм 8нче маддәләрен бозу булып тора", дип язды Денисова Facebook-та.

Ул шулай ук дөнья җәмәгатьчелеген Русия куәт көчләре гамәлләренә реакция бирергә һәм Кырымда кеше хокуклары бозуны туктау өчен Русиягә басымны арттырырга чакырды.

  • Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде. Мәскәү моны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый. Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүне канунсыз дип таныды. Көнбатыш илләре Русиягә каршы чикләүләр кертте. Аннексиядән соң ярымутрауда бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте, тыелган Кырымтатар халкы милли мәҗлесе әгъзалары һәм шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйләнештә торуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә даими рәвештә тентүләр уза.
  • "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы юристларны, ватандаш журналистларны һәм активистларны берләштерә. Оешма 2016 елда кырымтатарларны сәяси маддәләр нигезендә кулга алуларга җавап буларак барлыкка килде. Гаепләнүчеләр үзләре бу җинаять эшләре сәяси сәбәпләр аркасында ачылган дип саный.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG