Accessibility links

Сораштыру: Русияләрнең 43%ы 1991 елгы фетнәне фаҗига дип саный


Борис Ельцин Мәскәүдә танк өстенә басып халыкны каршылык чаралары башларга чакыра. 19 август, 1991
Борис Ельцин Мәскәүдә танк өстенә басып халыкны каршылык чаралары башларга чакыра. 19 август, 1991

Бу 1994 елдан алып барылган күзәтүләр дәверендә иң зур күрсәткеч.

Русияләрнең 43 проценты 1991 елның августында булган хәлләрне ил өчен фаҗигале вакыт дип бәяли. Моны "Левада үзәге" (Русиядә "ят агент оешма" дип танылган) сораштырулары күрсәтә. Бу 1994 елдан алып барылган күзәтүләр дәверендә иң зур күрсәткеч.

Мондый караш бигрәк тә 40-55 яшьлекләр арасында популяр (50%). Респондентларның 40 проценты 1991 елның августындагы вакыйгаларны хакимият өчен көрәш дип саный. Тагын 10 проценты "КПСС хакимиятен юк итүче демократик инкыйлаб җиңүе" дип уйлый.

Шул ук вакытта 1991 елгы фетнә турында сораштыруда катнашкан русияләрнең дүртән бер өлеше берни дә белми. Аларның күпчелеге (65%) - 24 яшькәчә яшьләр.

Ул көннәрне Борис Ельцин да, демократлар да, ГКЧП та хаклы булмаган дигән фикер алга чыга һәм ныгый. 2018 елда шулай дип респондентларның 53 проценты әйткән булса, быел - өчтән ике өлеше. ГКЧП хаклы иде дип күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләр саный (15%), Ельцин һәм демократлар дип - 18-24 яшьлекләр (21%).

  • 1991 елгы август фетнәсе, путч башлануга быел 30 ел тула. Гадәттән тыш вазгыять комитеты ГКЧП Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев вәкаләтләрен үзенә алу омтылышы ясады. Йөзләрчә мең кеше катнашында каршылык чаралары башланды. Өч көн дәвам иткән каршылыктан соң фетнәчеләр җиңелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG