Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан мөфтие Мәскәүдә коронавирустан үлгән


Усманхан Алимов
Усманхан Алимов

Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтинең авыр хәле турындагы хәбәрләрне кире кагып килгән иде.

Үзбәкстан мөфтие Усманхан Алимов 15 июльдә Мәскәүдәге хастаханәдә коронавирустан үлгән. Аңа 71 яшь иде. Ул Русия башкаласына дәваланырга махсус рейс белән китерелгән булган дип хәбәр итә Азатлык Радиосының Үзбәкстан хезмәте.

Үлеменә кадәр берничә көн кала Алимов комада булган дип белдерә Радио чыганаклары. Июльдә интернетта аның авыр хәлдә булуы турында хәбәрләр таралды, ләкин Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте моны кире какты.

Чирләгәнче Алимов Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёевның сайлау алды кампаниясендә катнашты. Ул республика төбәкләрендә булды, мәчетләргә йөрүчеләр һәм җирле халык белән очрашты. Әлеге очрашулар һәм чаралар илдә коронавирус таралу белән бәйле чикләүләр вакытында булды.

Усманхан Алимов белән хушлашу 16 августта Сәмәрканд өлкәсендәге авыл мәчетендә узган. Шул ук көнне президент Мирзиёев һәм премьер-министр Абдулла Арипов Алимовның өенә барган һәм гаиләсенең кайгысын уртаклашкан.

Үзбәкстан президенты сайлау 2021 елның октябренә билгеләнгән. Сайлауга берничә намзәт кертелсә дә, тавыш бирү альтернативасыз узачак. 2016 елда Мирзиёев 86 процент тавыш җыйды. Аңа кадәр президент булган Ислам Кәримов 1991 елны, беренче тапкыр сайланганда гына 90 проценттан кимрәк тавыш җыйган иде. Ул вакытта Кәримов 87 процент алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG