Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык университет кысаларында "Бөек болгар маршруты" экскурсия-лабораториясе узачак


Болгар тарихи-археологик комплексы
Болгар тарихи-археологик комплексы

Әлеге маршрутка Татарстан һәм Ульян өлкәсендә 15 тарихи урын керә, ул ике көнгә исәпләнгән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык университет кысаларында татарларның ата-бабалары саналган болгарлар яшәгән төп тарихи шәһәрлекләр буенча "Бөек болгар маршруты" экскурсия-лабораториясе уздырырга җыена.

Маршрут үз эченә Җүкәтау шәһәрлеген (Чистай), Биләр музей-тыюлыгын, Болгар музей-тыюлыгын һәм Кузнечиха авылындагы филиалын (Суар шәһәрлеге), Ульян өлкәсендә объектларны, Тәтеш шәһәрен һәм башка археологик объектларны үз эченә ала дип хәбәр итә форумның матбугат үзәге.

Әлеге маршрут – боҗрасыман, аңа 15 тарихи урын керә. Экскурсия ике көнгә исәпләнгән, әмма бер яисә өч көнлек вариантны да сайларга мөмкин.

Маршрутны апробацияләү 20-21 августка планлаштырылган. Анда журналистлар, "Ачык университет" проекты авторлары катнашачак.

"Ачык университет" проекты Дөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Ул "Акыл фабрикасы" проектыннан үсеп чыккан. Әлеге университет төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны интернетта онлайн карап була.

Университет сайтында хәзер 11 курс узып була. Сайтта татар тарихы, заманча татар мәдәнияте, ораторлык осталыгы, татар телен заманча өйрәтү, финанслар һәм башка темаларга курслар урнаштырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG