Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге Татарстанда дини сабаклар алып барган хәзрәтләргә финанс ярдәм күрсәтәчәк


Арбада утыручы Тимур Фазлыев мәчеткә укырга йөри
Арбада утыручы Тимур Фазлыев мәчеткә укырга йөри

Имамнарга мөгаллимлек хезмәте өчен атна саен түләп барачаклар.

Татарстанда Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге башлангычы белән "Гаилә дәресләре" дип исемләнгән яңа социаль проект башланды. Бу башлангыч гаилә белән җыелып авыл һәм шәһәр мәчетләре имамнарыннан белем алу традицияләрен яңартуга юнәлтелгән һәм бер үк вакытта мохтаҗ хәзрәтләргә дә ярдәм итүне күздә тота, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте матбугат хезмәте.

Русия мөселман эшмәкәрләре берлегенең хәйрия фонды мәчетләрдә имамнарның мөгаллимлек хезмәтен атна саен түләп барачак.

"Гаилә дәресләре" проекты тулы күләмдә быел көз эшли башлаячак. Бүгенге көндә сынау рәвешендә ул Арча, Алексеевски, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлки мөхтәсибәтендә, Кама Аланында, шулай ук Казан шәһәре мәчетләрендә бара. Проектта хәзерге вакытта ун хәзрәт хезмәт куя, алар атна саен ислам, әхлак, гарәп теле, намаз һәм Коръән уку дәресләре уздырган өчен хәйрия ярдәме сыйфатында ике мең сум күләмендә акча ала. Дәресләр барлык теләүчеләр өчен дә бушлай уза.

"Русия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, татар меценатлыгының күпгасырлык традицияләренә таянып, әлеге социаль әһәмияткә ия миссияне үз өстенә алды. Мәчет, мәдрәсә, галимнәр, остазлар һәм шәкертләр – үзләренең тырышлыклары белән ислам белемнәрен таратучылар һәм алучылар — гомер-гомергә татар хәйриячеләренең ярдәмен тоеп яшәгәннәр. XX гасыр башында татар мецентлары халкыбыз арасында милли һәм дини белем бирүне үстерүдә хәлиткеч роль уйнаганнар, халык тормышында һәм дин кардәшләренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә актив катнашканнар", ди Русия мөселман эшмәкәрләре берлегенең хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG