Быел Казан дәүләт мәдәният институты китапханәче, музей һәм режиссерлык юнәлешендә студентлар җыя алмаган. Бу хакта бүген уку йортының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Татьяна Леонтьева матбугат очрашуында белдерде. Бу проблемны ул намуссыз абитуриентларга һәм кабул итү кагыйдәләренең үзгәрүенә бәйләп калдырды.
"Абитуриентлар биш югары уку йортына документларын тапшыра ала. Бюджет исәбенә уку өчен ул соңыннан бер генә уку йортына ризалыгын бирергә тиеш. Элек алар ризалыкны килеп бирергә тиеш булса, хәзер интернет аша гына да бирә ала. 11 августта кабул итү нәтиҗәләрен караганда үз ризалыгын берничә уку йортына биргән намуссыз абитуриентлар булуын күрдек. Шуңа да безнең буш урыннар барлыкка килде", дип аңлатты ул 19 августта узган матбугат очрашуында.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә, мессенджерларда Казан дәүләт мәдәният институтында китапханә-мәгълүмати эш кафедрасы юкка чыгарга мөмкин дигән хәбәр таралган иде. Укырга килүчеләр булмау сәбәпле, укытучылар эшсез калырга мөмкин диелде. Шунлыктан укытучылар ярдәм сорап үз студентларына мөрәҗәгать иткән. Әгәр дә 24 августка кадәр 25 бюджет урынын тутыра алмасалар, кафедраны ябып куюлары ихтимал дип әйтелде хәбәрдә. Бүген узган матбугат очрашуында әлеге мөрәҗәгатьне институт профессоры Людмила Савич үз студентларына җибәргән булуы билгеле булды.
Быел Казан дәүләт мәдәният институтында китапханәче белгечлегенә бюджет урыннары 20дән 50гә арттырылган. Шуларның яртысы көндезге укучылар өчен каралган. Хәзерге вакытта бюджет урыннарына өстәмә кабул итү кампаниясе башланган. Ул 18-24 августта дәвам итәчәк. Кафедрага ябылу куркынычы янамас, дип өметләнәләр.
"Безгә куркыныч янамас дип уйлыйм. Укырга керергә теләүчеләр бар. Китапханәче юнәлешендә җиде бюджет урыны калды. Театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссеры – ике, музейның һәр профилендә икешәр урын. Әгәр дә аларны тутыра алмасак, кыскарту булачак", диде Леонтьева.
Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында китапханәче белгечлегендә 110лап кеше белем ала. Уку йортында белдерүләренчә, чыгарылыш студентларының 80 проценты үз һөнәре буенча эшли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!