Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иж-Бубыйда җимерелгән Әхмәтҗанов утары сафка бастырылды


Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов утарын ачу тантанасы
Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов утарын ачу тантанасы

Алга таба бина музей буларак эшләячәк.

19 августта Татарстанның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның төзекләндерелгән утары ачылды. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирасын саклау комитеты хәбәр итте. Аның ачылышына Татарстан хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин килгән.

Совет чорында Әхмәтҗанов утары барлык каралты-куралары белән мәктәпкә тапшырыла. 2004 елда бина таушалу сәбәпле, аны җимерәләр. Йортның бары тик нигезе һәм цокольнең бер өлеше генә сакланып кала. 2016-2017 елларда утарны торгыза башладылар, дип хәбәр итә дәүләт комитеты.

Әлеге утар XIX гасыр ахырында Иж-Бубый авылында туып-үскән беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов тарафыннан төзелә. Үз вакытында анда ике катлы торак йорттан тыш, хуҗалык корылмалары һәм лобазлы кирпеч кибете булган.

Рәсмиләр сүзләренчә, бинаны торгызыр өчен тарихи-архив документлары анализланган, фәнни-проект документациясе нигезендә тикшеренүләр уздырылган. Эш барышында утарның тарихи планлаштыру структурасы торгызылган. Бинаның тышкы өлеше тарихи рәсеменә туры килә диелә.

Моннан тыш, ХХ йөз башындагы кебек капкалы койма урнаштырылган. Хәзер йорт янын яшелләндерәләр һәм ишегалдында таш юл ясыйлар. Узган гасыр башында төшелергән фотосурәтләр белән бүгенге бина туры килә дип белдерә рәсмиләр. Алга таба бинада музей урнашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG