Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан Путин пенсионерларга өстәмә унышар мең сум түләнәчәген игълан итте


Владимир Путин

Сентябрь аенда Русиядә парламент сайлавы узачак. 

Русия президенты Владимир Путин 2021 елда барлык пенсионерларга бер мәртәбә унышар мең сум күләмендә акча бирергә кирәк дип белдерде. Бу эшли торган пенсионерларга да кагыла. Моның турында Путин "Бердәм Русия" фиркасенең сайлау алды очрашуында әйтте. Сентябрь аенда Русиядә парламент сайлавы узачак.

"Минемчә, без пенсиягә өстәргә җыенган бер мең сум җитми. Мин "Бердәм Русия"дән, ул Думада фракция формалаштырганнан соң, быел пенсионерларга 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү башкарырга тәкъдим итәм", диде ул.

Моннан тыш Русия президенты "быелгы нәтиҗәләргә күрә" барлык хәрби хезмәткәрләргә дә акча түләргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, түләү күләме уртача 15 мең сум булачак.

2021 елда Русиядә 10 мең сум күләмендә түләүгә 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларның ата-аналары да дәгъва кыла ала. Түләүләр августтан декабрьгә кадәр бер тапкыр оештырыла.

  • Сентябрь уртасында Русия думасы сайланачак. Парламентның түбән пулатының сигезенче чакырылышына 450 депутат сайланачак, аларга вәкаләтләр 5 елга бирелә.
  • 225 депутат бермандатлы сайлау бүлгеләреннән сайланачак, 225е – фирка исемлекләреннән. Фирка парламентка эләгү өчен 5%-лы киртәне узарга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG