Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Кабулдан эвакуацияләү 31 августка төгәлләнер дип фаразлый


Кабул һава аланында
Кабул һава аланында

Талиблар Кабулны үз кулына алганнан соң Әфганстан һава юллары аша 28 меңләп кеше эвакуацияләнгән.

АКШ президенты Джо Байден, Әфганстаннан американнар һәм аның беректәш илләре ватандашларын эвакуацияләүдәге кыенлыкларга карамастан, әлеге чара 31 августка төгәлләнәчәк дип белдерде.

Якшәмбе көн Ак йортта чыгыш ясаганда Байден август уртасыннан, "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Кабулны үз кулына алганнан соң Әфганстанның һава юллары аша 28 меңләп кеше эвакуацияләнгәнен әйтте. Бу – американнар, башка ил ватандашлары, талиблар эзәрлекләве куркынычы янаган әфганнар. Тагын берничә мең кешене АКШ беректәшләре очкычлары ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

Байден әйтүенчә, талиблар Америка хәрбиләренә һөҗүм итмиләр һәм эвакуациягә комачауламыйлар. Шулай да, АКШ партнерлары үтенече белән кешеләрне эвакуацияләү 31 августтан соң да дәвам ителергә мөмкин. Бу хакта 24 августта узачак "Җиделе төркеме" онлайн-саммитында фикер алышачаклар.

Кабулда тагын ничә кешенең илдән чыгаруны көтүе әлегә билгеле түгел. Һава аланы янына меңләгән әфганлы тупланган. Алар илдән качып китәргә тели, ләкин бөтенесе дә эвакуация таләпләренә туры килми. Ыгы-зыгы вакытында һава аланында һәм аңа керү юлында 20ләп әфганлы һәлак булды.

Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Байден Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгару карарын кабат яклап чыкты. Президент сүзләренчә, гаскәрләрне билгесез вакытка кадәр Әфганстанда калдыру һәм талиблар белән канлы сугыш алып бару АКШның мәнфәгатьләренә туры килми.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG