Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең 12 ширкәтенә карата санкцияләр кертү турында фәрман имзалады. Бу исемлеккә "Ведомости", "Московский комсомолец", "Завтра" нәширләре, "Anna-News", "ПолитЭксперт", "Народные новости" басмаларын оештыручылар, "Ростелеком" провайдеры, Тарихи перспективаны өйрәнү фонды һәм башкалар кергән. Карар Украина президентының сайтында чыккан.
Украинада "Ростелеком"ның, "Московский комсомолец" һәм "ПолитЭкспресс"ның сайтлары томаланачак, диелә. Исемлектәге калган оешмаларга карата башка төрле өстәмә чикләүләр дә кертелә.
21 августта Русия һәм Украина үзара яңа санкцияләр белән алмашты. Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулебага, Украинаның дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы башлыгы Алексей Даниловка һәм башка 70тән артык кешегә карата Русиядә махсус икътисади чикләүләр кертелде.
Үз чиратында Украинаның дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы ирле хатынлы Анатолий (медиа-белгеч) һәм Ольга Шарийларга ( журналист) карата, шулай ук "Страна" басмасының баш мөхәррире Игорь Гужвага санкцияләр кертте.
Чикләүләр исемлегендә Алла Бондаренко, Галина Солнцева, Галина Владимирова һәм Любовь Лукашина да бар. "Маджери" һәм "Смарт медиа сеть" ширкәтләренә карата да чикләүләр кертелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!