Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды Русия икътисадын яхшыртуга 18 миллиард доллар бирә


Русия бу акчаларны үз резервларына өстәргә, яки башка дәүләтләргә ярдәм иткәндә кулланырга мөмкин.

Халыкара валюта фонды (IMF) Русия икътисадын яхшыртуга 18 миллиард доллар бирә. Русиягә ул акчаларны кризиска каршы көрәш кысаларында, файдаланып тору өчен махсус хокук нигезендә (SDR) бирде дип хәбәр итә РБК.

Шул рәвешле, 23 августта 650 миллиард доллар күләмендәге SDR үз көченә керде. Халыкара валюта фонды идарәчеләре шурасы моны август башында хуплаган иде. 500 миллиард доллардан да ким булмаган күләмдә акча бүлеп бирү тәкъдиме 2020 елның язында, коронавирусның беренче дулкыны вакытында ук булган иде.

Халыкара валюта фонды башлыгы Кристалина Георгиева бу акчаларның бүленеп бирүен "моңарчы күрелмәгән кризис вакытында дөнья икътисады өчен вакцина" дип бәяләде. Бу илләргә халыкара резервларның ликвидлылыгын арттырып, пандемиядән соң тернәкләнергә ярдәм итәргә тиеш.

Үсештәге илләргә 275 миллиард доллар бирелгән. 25 миллиард доллар БДБ дәүләтләренә һәм Грузиягә бүленгән.

Русия үзенә бирелгән 18 миллиард долларны үз резервларына өстәргә, яки башка дәүләтләргә ярдәм иткәндә кулланырга мөмкин.

SDR - файдаланып тору өчен махсус хокук. Халыкара валюта фондының исәп-хисап ясау өчен ясалма чарасы. SDR курсы валюталар алмашы курсы нигезендә билгеләнә. Әлеге вакытта 204 миллиард доллар әйләнештә, хәзер аның гомуми күләме 660 миллиард долларга җитәчәк. Фонд 2009 елда да дөнья икътисадына кризис нәтиҗәләре белән көрәштә ярдәм өчен 250 миллиард доллар акча бүлеп биргән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG