Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Idel.Реалии"ның Әстерхандагы хәбәрчесе Федор Алексеев йортына полиция килгән


Ул "Idel.Реалии"да Тодар Бактемир тәхәллүсе белән эшли.

Журналистның полициягә ни кирәк булуы турындагы соравына алар "Ачкач әйтербез" дип җавап биргән. Бу турыда Федор Алексеев "Idel.Реалии"га үзе белдергән.

Алексеев сүзләренчә, "Э" үзәге хезмәткәрләре "экстремизм белән бәйле эш" нигезендә килгән.

"Idel.Реалии" белән хезмәттәшлеккә кадәр Федор Алексеев Русиядә телләр төрлелегенә багышланган фестивальләре оештыручы буларак танылган иде. Алексеев Вконтакте, Telegram интерфейсларын мари теленә тәрҗемә итүне башлап йөрде, бу өлкәдә активистлар белән эшләде.

Федор Алексеев милли азчылыклар, федерализм турында яза. Үзенең блогында һәм Твиттерда Русиядә ксенофобиягә һәм милләт, тел, дин ягыннан дискриминациягә каршы көрәш турында постлар чыгара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG