Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ислам турында француз теленнән тәрҗемә ителгән китап тәкъдим ителде


Фәридә Нәҗмиева
Фәридә Нәҗмиева

Петербурда яшәүче һәм французларга шәһәр буйлап экскурсия уздыручы татар милли хәрәкәте вәкиле Фәридә Нәҗмиева Уфаның “Ихлас” мәчетендә Бернард Шоу, Француа Вольтер һәм башка күренекле шәхесләрнең ислам дине турындагы фикерләре кергән китабын тәкъдим итте.

"Мөхәммәт пәйгамбәр. Бөек кеше. Һәрвакыт һәм бүген" дигән китапка француз һәм Европаның язучылары, күренекле кешеләренең Мөхәммәт пәйгамбәр, ислам дине турында фикерләре тупланган.

"Мин үзем француз теленнән тәрҗемә белән шөгыльләнәм. Петербурга килгән французларга шәһәр буйлап экскурсия уздырам. 1989 елдан "Петербур татарлары" дип аталган экскурсияләр дә оештыра башладым. Анда татарлар белән бәйле урыннар, биналар, һәйкәлләр турында сүз бара.

Француз теленнән тәрҗемәче буларак, миңа Франциядә дә еш кына булырга туры килә. Шулай бер баруымда ислам дине турында китапка тап булдым. "Мөхәммәт пәйгамбәргә көнчыгыш бәяләмәсе" дигән ул китапны мин урыс теленә тәрҗемә иттем. Анда Бернард Шоу, Француа Вольтер, Наполеон Бонопарт, Виктор Гюго, Майк Харт һәм башка шәхесләрнең фикерләре тупланган. Лев Толстой, Александр Пушкин, Иван Буниннарның да фикерләрен өстәдем. Бу китапны ислам диненә, мөселманнарга уңай фикер тудырырга булышлык итәр дип күзаллап нәшер иттем. Башка дин вәкилләренә дә Мөхәммәт пәйгамбәр калдырган рухи мирас белән танышу зыян итмәс. Китапны тәкъдим итү беренче тапкыр Уфада уза", диде Петербурда яшәүче тәрҗемәче, экскурсовод, милли хәрәкәт вәкиле Фәридә Нәҗмиева.

Чыгыш ясаучылар китапны татарча чыгару кирәклеге турында да әйтте.

"Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Петербурда Башкортстан татарларының сәяхәтен оештыру мөмкинчелеген, "Петербур татарлары" кебек "Уфа татарлары" дигән экскурсияләр дә оештыру кирәклеген билгеләде, тәҗрибә алу мохтаҗлыгын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG