Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә янган Каракүл авылында яңа йортлар төзелеп беткән


Каракүл авылында яңа йортларның берсе
Каракүл авылында яңа йортларның берсе

Яңа йортлар хуҗаларына тулысынча җиһазланган, кирәк-яраклары алынган килеш тапшырыла. Хәзер авылның авылның 360 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәләр.

Омски өлкәсе Каракүл татар авылында майда янгын юк иткән йортлар урынына 10 яңа йорт төзелә. Хәзерге вакытта йортларның тугызы әзер, унынчысы эшләнә, дип сөйләде Азатлыкка Омски өлкәсе татарлары милли мохтәрияте рәисе Радик Миңнеханов. Янгында 11 торак йорт зыян күргән, шуларның унысы сентябрьгә сафка басачак, диде ул. Унберенче йортны яңадан төземәскә булганнар, чөнки хуҗалары үзләре баш тарткан. "Хуҗалары шәһәрдә яши, ә бу йортны җәйге бакча йорты итеп кенә куллана иделәр. Аларга акчалата ярдәм күрсәтелде", дип аңлатты Миңнеханов.

Яңа йортлар хуҗалары кереп яшәп китәрлек итеп төзелә – анда өй җиһазлары да, бөтен башка кирәк-яраклар да булачак. Бер йорт якынча 400 мең сумга төшә. Янгында зыян күрүчеләр өчен барлыгы 10 миллионнан артык акча җыелды. Аларның күп өлеше хәйрия һәм төбәктән матди ярдәм булды.

Каракүлдә салынган яңа йорт
Каракүлдә салынган яңа йорт

7 сентябрьдә Каракүл авылына нигез салуга 360 ел тулуны билгеләп утәргә ниятләнә. Бәйрәмгә "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразыев, Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков килер дип көтелә. Татар җәмгыяте рәисе сүзләренчә, авыл халкы җырлар-биюләр белән, табыннар корып бәйрәм итәчәк. Әлеге бәйрәм авылның янгыннан соң торгызылып, яңадан ачылуы уңаеннан узачак.

Омски өлкәсе татарлары милли мохтәрияте рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Каракүлдә инфраструктура, һәйкәлләр, ут баганаларын торгызырга һәм юлны яңартырга кирәк.

Мәскәүдәге Русиянең Европа өлеше диния назәрәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Каракүл авылы кешеләренә хезмәт күрсәтәчәк фельдшер-акушер бүлеге төзи.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы сәгать ярым эчендә яртылаш янып бетте. Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.

Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Татарстан хөкүмәте 3 млн сум җибәрде, эшмәкәр Тамир Әлимбәков – 1 млн сум. Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашкан. Омски хакимияте 2,7 млн сум тирәсе акча бүлде. Моннан тыш, 2,5 тонна һуманитар ярдәм җыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG