Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулдан Мәскәү өлкәсенә эвакуация очкычлары кайтты 


ИЛ-76 хәрби-транспорт очкычы
ИЛ-76 хәрби-транспорт очкычы

Эвакуацияләнүчеләрнең саны әйтелмәсә дә, беренче очкычның Әфганстаннан якынча 100 кешене алып чыгуы билгеле.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә караган төндә Русия саклану министрлыгының Әфганстаннан кешеләрне эвакуацияләүгә бүлеп биргән дүрт очкычы Мәскәү өлкәсенең Чкалов һава аланына төшеп утырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Эвакуацияләнүчеләрнең саны әйтелми. Мәскәү яны һава аланына беренчеләрдән булып төшеп утырган ИЛ-76 очкычының Әфганстаннан якынча 100 кешене алып чыгуы билгеле. Аларның күбесе әфган чыгышлы русияләр.

Элегрәк Русия саклану министрлыгы Әфганстаннан Русия, Украина һәм Күмәк куркынычсызлык килешүе оешмасына (ОДКБ) караган илләрнең (Беларус, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан) ватандашларын эвакуацияләү эшен оештырачагы турында хәбәр иткән иде.

Русия очкычларында украиннарның булу-булмавы хакында рәсми хәбәр юк

15 август талиблар Кабулны алганнан соң АКШ һәм башка илләр Әфганстанның башкаласыннан ватандашларын алып чыга башлады. Эвакуацияләнгәннәрнең саны 90 мең тирәсе. Араларында талиблар эзәрлекләве куркынычы янаган дистәләгән мең әфганнар да бар. Русия эвакуацияләүгә 25 августта кушылды. Русия тышкы эшләр министрлыгы Русия хакимиятендәгеләрнең Әфганстаннан гади халыкны эвакуацияләү өчен очкычлар бирергә әзер булуын хәбәр иткән иде. Тик әфганнарны башка илләргә чыгару шарты белән генә.

Чәршәмбе көнне АКШ дәүләт сәркатибе Энгони Блинкен Әфганстанда тагын бер меңләп америкалы калырга мөмкин, дип белдерде. Кабул һава аланына керү юлында әле дә меңләгән әфганлы эвакуация очкычларына эләгергә тырыша.

АКШ президенты Джо Байден хакимияте эвакуацияләү вакытын озынайтмаска карар бирде: ул 31 августта төгәлләнәчәк. Гади халыкны эвакуацияләү дәвам итәчәк, әмма төп көчләр Кабул һава аланын саклаучы АКШ, Бөекбритания хәрбиләрен алып чыгуга юнәлдереләчәк. Элегрәк талиблар теләге булган әфганнарга илне ташлап китү мөмкинлеген 31 августтан соң да бирәчәген белдергән иде.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG